16+

Тынычлыкны табигатьтән эзләгез: 29 август-04 сентябрьгә йолдызнамә

Күңелегездәге идеялар “генераторы” бу арада бөтен куәтенә эшли һәм аны туктатырга беркемнең дә көченнән килмәс.

Тынычлыкны табигатьтән эзләгез: 29 август-04 сентябрьгә йолдызнамә

Күңелегездәге идеялар “генераторы” бу арада бөтен куәтенә эшли һәм аны туктатырга беркемнең дә көченнән килмәс.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Кеше һәрвакыт дөрес адым ясый. Ике юл алдында калганда, ул юлның ахыры нинди булуын белми, тик юл башында һәрвакыт үзе өчен иң җиңелен сайлый. Шуңа күрә кеше хаталанмый, ул тәҗрибә җыя.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Тормыш юлында киртә барлыкка килсә, кемдер аны сындыра, кемдер сикреп үтә, кемдер урап уза. Менә сез соңгы төркемгә керәсез. Тавыш күтәрмичә, акыллы гына авырлыкларны чишә белүегезгә күпләр кызыга.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Әгәр дә дөньядагы артык шау-шуны, телефондагы сыман, сүндерү ысулы булса, сез һичшиксез мондый функция белән кулланган булыр идегез. Тынычылыкны табигатьтән эзләгез. Анда артык тавышлар юк.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Күңелегездә күптәннән бер сорауга җавап табарга тырышасыз. Ә тормыш әле бер яктан, әле икенче яктан төрле ишарәләр, билгеләр аша сезгә җавапны “кычкыра”. Тик сез моны бары тик “туры килү” дип кенә саныйсыз.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Бу көннәрдә белемнәрегезне яңартып, ныгытып алыгыз, чөнки бик тиздән аларның кирәге чыгарга мөмкин. “Төнлә белән уятып сорасалар да, җавап бирергә тиешсең”, - дигән ситуациягә охшаган хәл булуы ихтимал.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сезнең сәләт – һәрвакытта барысына да әзер булу. Әгәр дә “А” планы эшләмәсә, сезнең гел “Б” планы бар, әгәр дә бер юл дөрес җиргә алып килмәсә, сезнең гел икенче юл бар. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Ут һәм су аша үтелгән, билгесезлек белән чолгап алынган юллар тиздән сезне матур киләчәккә алып китерәчәк. Шунда сез боларның юкка булмавын аңларсыз һәм куанырсыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Үзегезнең йокыгызга игътибар итегез. Сәгатьләр буе йоклап китә алмау, борчулы төшләр күрү, йокы сыйфатыгызны боза. Белгечләр белән киңәшеп, моның өстендә эшләгез.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Якын арада көннәрегез һинд сериалларында сыман үтәргә мөмкин. Вакыйгалар тиз-тиз алмашынып торыр, мөнәсәбәтләр дә үзгәрүчән булыр. Ләкин сез барысын да җиңеп, әлеге “сериалның” төп героена әверелерсез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Йоклар алдыннан, кино карап, “Хәзер тагын 5 минут һәм ятам,”- дип әйтелгән сүзләрнең кыйммәтен, иртән генә аңларга мөмкинсез. Сәләмәтлегегзне мондый “5 минут”лар белән сынамагыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Акылыгыздагы “Акчаны, янга калдырып, урынлы тотарга кирәк”, - дигән уй белән “Бер генә яшибез”, - дигән уйның бәхәсе мәңгелек темаларга әверелеп килә. Кайсы дөрес икәнен үзегез дә аңламыйсыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Күңелегездәге идеялар “генераторы” бу арада бөтен куәтенә эшли һәм аны туктатырга беркемнең дә көченнән килмәс. Бу идеялар бик матур бер шигырьгә яисә уңышлы проект башлангычына әверелә ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading