Йөрәктә дөрләп янган учак әле сүнеп бетмәгән, үзегезгә вакыт бирегез.
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Бер җирдә генә дәшмичә утыру сезнең өчен иң кыен җәзаларның берсе. Гадәттә сез үз фикерегезне туры һәм яшермичә әйтергә өйрәнгәнсез. Шуңа күрә сезне туктатырга теләгәннәргә бары сабырлык кына теләп була.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Үткәннәргә еш кайтып: “Ә менә болай әйтсәм, ә менә болай эшләсәм нәрсә булыр иде?” – дигән сораулар белән үзегезне “ашыйсыз”. Барысы да ничек тиеш, шулай булган, артка борылу гадәтен бетерергә тырышыгыз.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Игезәкләрне “акча яңгыры” көтә. Көтелмәгән җирдән акча керә башлар. Сезгә күптәнге бурычын кайтырырга, бүләк ясарга мөмкиннәр. Бары тик “рәхмәт” әйтеп кабул итеп аласы гына кала.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Сез эш исемлеге төзү буенча чын оста, ләкин ул исемлекне төзеп кенә түгел, андагы эшләрне эшләргә дә кирәк. Планлаштыру әйбәт, ләкин аларны башкарып чыгу тагын да әйбәтрәк.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Һава температурасы күтәрелеп китү нәрсә белән бәйле дисәгез, сәбәбе Арысланнарның көн дә елмаеп йөрүендә. Кояшка кушылып, җылы нур таратасыз. Шуңа көннәр эсселәнә дә инде.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сезнең бар дөньядан качу теләгегез туар. Үзегезгә шундый мөмкинлек бирегез, аралашуны азайтыгыз, шаулы урыннардан, кунакка йөрүләрдән вакытлыча баш тартып торыгыз. Эчке “мин” белән дуслашыгыз.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Ерак киштәгә салынып куелган, чишелмәгән мәсьәлә тиздән үзе турында искә төшерер. Күпме генә игътибар итмәгән сыман булсагыз да, онытылган төсле тоелса да, ул үзеннән-үзе юкка чыкмас.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Чит кешеләр белән түгел, үзегез белән узышыгыз. Көн саен кичәге “мин”нән акыллар, сәләтлерәк, җитезрәк булырга кирәк. Шул вакытта гына һәр көн яңа адым ясый аласыз.
Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Күпме генә үзегезне “Миңа барыбер,” дип ышандырырга тырышсагыз да, йөрәк акылны тыңламый. Йөрәктә дөрләп янган учак әле сүнеп бетмәгән, үзегезгә вакыт бирегез.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Кеше күзен йомгач, дөнья караңгылана, ләкин фәкать аның үзе өчен генә, ягъни кояш яктыртуыннан, җил исүеннән туктамый. Тормыштагы кайбер ситуацияләр белән дә шулай…
Сукояр (21 гыйнвар – 19 февраль)
Сукоярларга бәхетле булыр өчен күп кирәкми: азрак эшләргә, күбрәк ял итәргә, тик шул ук хезмәт хакы алырга. Алтын балыкны тотсагыз, сез нәкъ шул теләкне әйтер идегез.
Балык (20 февраль – 20 март)
Үзегезгә куйган бәядән аз гына да төшмәгез. Сезнең иң яхшы дустыгыз, терәгегез, сердәшегез ул – сез үзегез. Шуңа, чит фикерләр аркасында гына, үзегезне кимсетмәгез.
ФОТО:https://www.freepik.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар