16+

Якын кешеләрегезнең фикере ярдәм итәр: 11-18 июльгә йолдызнамә

11 июля 2025, 12:01
2274
0
0
Уку өчен 3 минут

Көтелмәгән хәбәр килеп, тормышыгызга үзгәреш кертергә мөмкин.

Якын кешеләрегезнең фикере ярдәм итәр: 11-18 июльгә йолдызнамә

Көтелмәгән хәбәр килеп, тормышыгызга үзгәреш кертергә мөмкин.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Сезгә бу атнада сабыр булырга кирәк. Эштә кыенлыклар булырга мөмкин, тик аларны тыныч кына чишәргә тырышыгыз. Өйдә тыныч мохит тудыру мөһим. Сәламәтлеккә игътибар итегез: бигрәк йокы режимына.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Акча мәсьәләсендә уйлап эш итегез. Артык хисләнеп кирәкмәгән әйберләр алуыгыз бар. Гомумән йолдызлар сезгә хыялыгыз өчен акча җыя башларга киңәш итә. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Сездән киңәш сораучылар күбәйсә, гаҗәпләнмәгез, кешеләр сезгә ышана. Тик шунда ук җавап бирергә ашыкмагыз, кайбер сораулар вакыт һәм тәҗрибә тәлап итә. Шәхси тормышта аңлашылмаучанлык булуы бар. Сөйләшеп аңлашу ярдәм итәчәк.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бу көннәрдә ял итәргә вакыт табыгыз. Табигатькә чыгу, якын кешеләр белән вакыт уздыру күңел тынычлыгына китерәчәк. Эштә авырлыклар булса, ярдәм сорарга оялмагыз.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Шәхси мөмкинлекләрегезне дөрес билгеләү мөһим. Бөтен эшне дә үз өстегезгә алмагыз, башкаларга да ышаныгыз. Бу атнада планнар кору, киләчәкне уйлау өчен, уңай вакыт. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сез бик төгәл кеше, ләкин бу арада ялгышлар, хаталар да булырга мөмкин. Үзегезгә артык катгый булмагыз. “Дүрт аяклы ат та егыла” дип белми әйтми халык.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Сезгә бу атнада сайлау алдында калырга туры киләчәк. Якын кешеләрегезнең фикере ярдәм итәр. Бергә утырып сөйләшкәч, сайлау да җиңел бирелер.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Күптән уйлап йөргән эшне башлар өчен яхшы вакыт. Эштән яңа тәкъдим килергә мөмкин. Җавап биргәнче, барысын да уйлагыз. Шәхси мөнәсәбәтләрдә аңлашу кирәк, дәшми калу проблеманы зурга гына җибәрә.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Сезгә аралашу һава кебек кирәк. Бу атнада яңа кешеләр белән танышу, яисә иске дуслар белән элемтәне яңарту теләге туачак. Энергиягез күп, тик аны дөрес юнәлешкә юнәлтү мөһим.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Уңыш эштә дә, өйдә дә көтелә, тик моның өчен тырышлык кирәк. Көтелмәгән хәбәр килеп, тормышыгызга үзгәреш кертергә мөмкин. Тик борчылмагыз, алар уңай якка булачак.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Бу атнада уй-фикерләр белән башыгыз тулыр. Кайберләрен кәгазьгә язып кую яхшы нәтиҗә бирергә мөмкин. Иҗат белән шөгыльләнү, яңа керемле шөгыль табуга китерә ала.

Балык (19 февраль – 20 март)
Балыклар – сизгер кешеләр. Сезгә кешенең нинди булуын белер өчен, бер караш җитә, йөрәгегез яхшы һәм яман хәбәрләрне алдан ук тоя. Бу чыннан да көчле сәләт.

ФОТО: https://www.freepik.com/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading