16+

Ни өчен Кәгъбәтуллаһ тирәли әйләнгәндә сәгать юнәлешенә каршы йөрергә кирәк?

17 июня 2025, 06:32
6205
0
1
Уку өчен 5 минут

Кәгъбәтулла тирәли таваф кылганда, Аллаһка мохтаҗ булуыбызны тагын да тирәнрәк аңлый башлыйбыз.

Ни өчен Кәгъбәтуллаһ тирәли әйләнгәндә сәгать юнәлешенә каршы йөрергә кирәк?

Кәгъбәтулла тирәли таваф кылганда, Аллаһка мохтаҗ булуыбызны тагын да тирәнрәк аңлый башлыйбыз.

Бүген күп кенә мөселман кардәшләребез хаҗ сәфәрендә. Зур хаҗның фарызлары өчәү: ихрамга керү, Гарәфәдә тору һәм Кәгъбәтуллаһны әйләнеп чыгу, ягъни таваф кылу. Кәгъбәтуллаһ тирәли ни өчен хаҗилар сәгать юнәлешенә каршы йөриләр һәм кәгъбә ташы ни сәбәпле каралган? Әңгәмә барышында “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров безгә Кәгъбәтуллаһ турында башка кызыклы фактлар да китерде. 

– Хәзрәт, Кәгъбәтуллаһ сүзе гарәп телендә нәрсәне аңлата?
– Кәгъбәтуллаһ ул – Җир шарындагы иң мөбарәк изге йорт. Кәгъбә сүзе куб формасындагы бина дигәнне аңлата. Кәгъбәтуллаһ исә – Аллаһ йорты дип тәрҗемә ителә. Һәм ул – җир йөзендә Аллаһка гыйбадәт кылу өчен иң беренче төзелгән йорт. Аның турында Коръәндә дә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләрендә дә әйтелә. “Гыймран” сүрәсенең 96 нчы аятендә: “Дөреслектә, Аллаһка гыйбадәт кылыр өчен җирдә төзелгән беренче йорт – Кәгъбәтуллаһ һәм ул Мәккәдә урнашкан”, – диелә. Шулай итеп, изге Кәгъбәтуллаһ бөтен дөнья мөселманнарының кыйбласы булып тора. Ике миллиардка якын мөселман көнгә биш тапкыр йөзләрен Мәккә шәһәренә, исламның мәркәзе булган изге Кәгъбәтуллаһ тарафына юнәлтеп намаз укый, гыйбадәт кыла.

– Аны кем төзегән?
– Бу хакта риваятьләрдә төрлечә килә. Берләрендә фәрештәләр төзегән диелсә, икенчеләрендә Адәм галәйһиссәлам яки аның улы Шис галәйһиссәлам  дигән фикерләр дә бар. Ибн Кәсир дигән зур галим әйтүенчә, бу риваятьләр турында Коръәндә дә, сахих хәдисләрдә дә әйтелмәгән, ягъни кемнең беренче төзүе турында аларда хәбәрләр бирелми. Әмма шунысы мәгълүм:  Нух галәйһиссәлам вакытында туфан чыгып, Кәгъбәтуллаһ җимерелә. Шуннан Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәлам белән аның улы Исмәгыйль галәйһиссәламгә Кәгъбәтуллаһны төзекләндерергә куша. Ибраһим галәйһиссәлам аның нигезе урнашкан җирдә булганда үзенең йөзе белән Кәгъбәтуллаһка таба борылган. Аннары ул кулларын күтәргән дә, дога кылган: “Раббым, мин үземнең нәселемне орлыклары булмаган үзәнлектә, Синең изге йортың (Кәгъбәтуллаһ) янында урнаштырдым” (“Ибраһим” сүрәсе, 37 аять). Әлеге аятьтә безгә Ибраһим пәйгамбәрнең үзенең улы Исмәгыйль галәйһиссәламне һәм аның әнисен уңдырышсыз җирдә калдыруы сөйләнә. Аның “...Синең изге йортың янында...” сүзләре Кәгъбәтуллаһның Ибраһим галәйһиссәлам вакытында булуы турында ачык сөйли. Бинасы җимерелгәч тә, аның нигезе шулкадәр нык булган, хәтта Ибраһим галәйһиссәлам меңләгән еллардан соң да аны яңадан төзи алган. Аллаһы Раббыбыз бу хакта Коръәндә болай дип әйтә: “Менә Ибраһим үзенең улы Исмәгыйль белән йортның нигезләрен торгыза” (“Әл-Бәкарә” сүрәсе, 127 аять). Кәгъбәтуллаһ төзелеп беткәч, Аллаһы Тәгалә хаҗ кылырга боера. Ибраһим пәйгамбәргә хаҗ гамәлләре Җәбраил фәрештә аша җиткерелә һәм алар безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.   

– Ни өчен Кәгъбәтуллаһ тирәли әйләнгәндә сәгать юнәлешенә каршы йөрергә кирәк?
– Аллаһы Тәгалә шулай боерган: галәмдәге бөтен нәрсә шул тәртиптә хәрәкәт итә. Җир шары, ай да үз күчәрендә сәгать юнәлешенә каршы хәрәкәт итә. Кояш системасының барлык планеталары шулай ук кояшка каршы сәгать әйләнәсендә әйләнәләр. Кешенең кан әйләнеше дә сәгать уңаена каршы йөри. Шул рәвешле тәваф кылганда, без бөтен галәм юнәлешендә, җир йөзендәге бөтен мәхлуклар белән бергә хәрәкәт итәбез һәм барыбыз бергә Аллаһы Тәгаләне олуглыйбыз, зекер әйтәбез булып чыга. Кәгъбәтуллаһ тирәли таваф кылганда, дөньядагы эшләрне онытып торып, бөтен күңелебез белән бергә Аллаһка мөрәҗәгать итәбез, Аңа мохтаҗ булуыбызны тагын да тирәнрәк аңлый башлыйбыз. Кәгъбәтуллаһ – Аллаһның рәхмәте, нуры чагыла торган мөбарәк урын. Шуңа да анда догалар кабул була. Кәгъбәтуллаһ янына фәрештәләр дә күп җыела, чөнки монда тискәре энергия калмый. 

– Димәк, фәрештәләр дә тәваф кыла булып чыга?  
– Кәгъбәтуллаһ өстендә күктә Бәйтүл-мәгъмүр дигән йорт бар. Аның турында “Әт-Тур” сүрәсенең 4 аятендә әйтелгән. Хаҗилар Кәгъбәтуллаһ тирәли йөргән кебек, фәрештәләр күктә урнашкан шул изге йортны таваф кыла. Әмма, кешеләрдән аермалы буларак, алар аны бер тапкыр гына әйләнә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең күккә күтәрелүе турындагы хәдисендә шундый сүзләр бар: “Шуннан мине Бәйтүл-мәгъмүргә күтәрделәр. Анда көн саен 70 мең фәрештә килеп китә, әмма һәрберсе берәр мәртәбә генә”. Ягъни Бәйтүл-мәгъмүргә көн саен яңа фәрештәләр килә. Шулай ук фәрештәләр Кәгъбәтуллаһ тирәсендә дә булалар һәм алар гыйбадәт кылучылар өчен дога кылалар. Таваф кылганда кешеләр Аллаһка мохтаҗ булуларын аңлыйлар дидек һәм күңелләре белән алар шул вакытта фәрештәләр халәтенә якын – ихлас булалар. 

– Кошларның да Кәгъбәтуллаһ тирәсендә очып йөрүләре шул ук таваф кылумы?
– Әйе, Кәгъбәтуллаһ өстендә кошлар очып йөри һәм алар аны кадерлиләр, бу мөбарәк урынга бер генә нәҗес тә төшми.

– Кәгъбәтуллаһта урнашкан кара таш чынлап та җәннәттән төшерелгәнме?

– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: “Кара таш (хәҗәр әсвәд) җәннәттән төшерелгән һәм сөттән дә аграк булган. Кешеләрнең гөнаһлары сәбәпле, ул каралган”, – диелә. Аллаһы Тәгалә ул изге ташны Ибраһим пәйгамбәргә Кәгъбәнең почмагына урнаштырырга кушкан. Кәгъбә корәешлеләр тарафыннан яңадан төзәтелгәндә, ул анда яңадан Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мөбарәк куллары белән урнаштырылган. 
Әлеге изге ташның каршында таваф башлана һәм тәмамлана. Күп гасырлар дәвамында хисапсыз мөселманнар, шул исәптән пәйгамбәрләр, сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе, аның сәхабәләре, изгеләр, шулай ук бөек татар дин галимнәре Галимҗан Баруди, Зәйнулла ишан Расули һәм башкалар үзләренең иреннәре белән аңа кагылганнар. Кара таш янында догалар кабул була. Безгә кадәр килеп җиткән хәбәрләр кара ташның эче ак булуы турында сөйли. Галимнәр әйтүенчә, гөнаһларның йөрәк өчен зарары нинди булуын аларның таш булып ташны каралта алуыннан күрергә була, шуңа да гөнаһлардан сакланырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading