Аллаһка корбанлыгыбыз түгел, тәкъвалыгыбыз һәм аңа буйсынуыбыз кирәк.
Корбан гаете алдыннан газета укучыларыбыздан килгән сорауларга Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев җавап бирә.
– Хәзрәт, ни өчен мөселман кешесе корбан чала?
– Корбан – адәм баласының булган мал-мөлкәтен Аллаһ ризалыгы өчен файдалануы. Ул шулай ук Аллаһ юлында изге эшләр өчен кулланылган вакыт һәм мөмкинлекләр дә. Гаеттә чалына торган хайваннарыбыз да корбанлык була ала, бу да шул ук Аллаһка якынаю максатыннан малны сарыф итү. Аллаһ ризалыгы өчен Ибраһим пәйгамбәр хәтта улы Исмәгыйльне дә чалырга риза була, әмма пычак муенны кисми. Ә Аллаһы Тәгалә малае урынына аңа сарык җибәрә һәм алар шул малны чалалар. Аллаһка безнең корбанлыгыбыз түгел, тәкъвалыгыбыз һәм аңа буйсынуыбыз кирәк. Мал алырга мөмкинлеге булган кешегә – бер сарык, җиде кешегә җыелып бер сыер чалу җитә. Корбанлык абзарда үзебез асраган сарык та булырга мөмкин. Аның итен тулысынча гаиләбезгә дә калдыра яки мохтаҗларга тулаем таратып та бетерә алабыз.
– Корбанлык бәясенә тиң сумманы сәдака итеп кенә таратырга ярыймы?
– Корбан чалу тәртибен безгә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм күрсәтеп һәм әйтеп калдырган. Кемнең мөмкинлеге юк икән, мәчет яки сарык асраучы белән сөйләшеп, кирәкле сумманы аларга биреп чалдырып та була. Шулай да “Хайванның каны җиргә тамганчы ук чалдыручының гөнаһлары гафу ителә” дигән хәдискә таянып, сәдака урынына корбан чалдыру кирәк.
– Намаз укымаган кешенең корбаны кабул буламы?
– Намаз укымаган кешенең өстендә – намаз укымау, ураза тотмаучының өстендә – ураза тотмау, мөмкинлеге булып та зәкят чыгармаган кешенең өстендә – зәкят түләмәү, хаҗ кылырга мөмкинлеге булып та, кылмаучының өстендә – хаҗ кылмау, корбан чалмаучы өстендә корбан чалмау гөнаһы. Намаз укымаса да, корбан чалырга мөмкинлеге бар һәм аның тиешлеген таный-аңлый икән, ул чалырга тиеш. ИншәАллаһ, Аллаһы Тәгалә аның корбанын кабул итәр. Син кушканнарны үтәүчеләрдән, тыйганнардан тыючылардан булырга насыйп ит дип дога да кылса, Аллаһ кушып, догасы кабул булыр.
– Корбанлык чынлап та мохтаҗ кешегә барып җиттеме икән дип шикләнү гөнаһ түгелме?
– Андый шикләнү булганда, үз кулың белән алып барып тапшыру хәерлерәк. Берәрсенә ышанып ташыргансың икән, кая, кемгә бирәсен алдан сорашу гаеп эш түгел. Шулай да үз өстенә җаваплылык алган кеше аны һичшиксез үзләре урнаштырып бетерә.
– Корбанлыкны үзең үстереп чалу саваплырак дигән сүз дөресме?
– Иң мөһиме – корбанлыкны Аллаһ ризалыгы өчен дөрес ният белән чалуың. Кайбер кешеләр корбан сарыкны үзем үстерим дип тырыша икән, тырышлыкларына күрә Аллаһ әҗер-савапларын насыйп итсен.
– Бер тапкыр да корбан чалганым булмады, бу – зур гөнаһмы?
– Бер мәртәбә дә намаз укымаган кеше намаз укуның фарыз икәнлеген белгәннән соң да укымый икән, бу – зур гөнаһ. Корбан чалдыру да шулай ук. Мөмкинлеге була һәм аны чалдырырга кирәклеген белә торып та чалмау – зур гөнаһ.
– Күршем корбан итеннән пешерелгән ашны йорт саен таратып йөри. Бу гореф-гадәт кенәме?
– Күршеләреңне дә корбан итеннән авыз иттерергә теләү, аларның шуны сөенеп кабул итүе күркәм гамәл. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: “Бер-берегезгә бүләк бирегез, араларыгыз якынаер”, – диелә. Әмма бөтен кеше дә шулай эшләргә тиеш дигән таләп юк.
– Сарык итен яратмаучы шул шулпаны яки корбанлык итен ашамаса ни була? Гөнаһ түгелме? Башка кешегә яки хайванга бирергә, бисмилла әйтеп агач төбенә салырга буламы?
– Сарык итен яратмый торган кешегә аны ашамау гөнаһ түгел. Исраф итәргә генә ярамый. Итен башка бер кешегә бирә аласыз. Шулпаны эткә яки берәр хайванга бирегез.
– Гает көнне иртән иртүк гает сәгатендә йоклап ятарга ярамый, дип торгыза иде әни. Гафләт йокысы, дия иде. Ул вакытта йоклап яту гөнаһмы?
– Гает намазы – ир-атлар өчен ваҗиб гамәл, аны калдыру гөнаһ. Шуңа күрә бу вакытта йоклап яту гөнаһ булыр. Гафләт гарәпчәдән белемсезлек, ягъни белмәү дигәнне аңлата.
– Сорау бирүченең хатын-кыз булу ихтималын истә тотсак?..
– Бездәге гореф-гадәт буенча, хатын-кыз гает намазыннан кайтучы ирләрне, гадәттә, коймак пешереп, табын әзерләп каршы ала. Әни кеше балаларын шул максаттан уяткандыр.
– Корбан чалу көннәре узгач кына корбан чаласы калган иде дип үкенүчеләргә нәрсә киңәш итәсез?
– Киләсе елга ниятләп, шушы мәсьәләдә Аллаһы Тәгаләдән җиңеллек сорасыннар.
Корбан догасы һәм нияте
Чалынасы хайванны кыйблага каратып, сул ягына яткырганнан соң, шушы дога укыла:
Аллаһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйәә үә мәмәәти лилләһи Раббиль гәәләмиинә ләә шәриикә ләһ.
(Йа Аллаһ, дөрестән дә, минем намазым һәм гыйбадәтем, яшәвем һәм үлемем барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ ризалыгы өчендер. Аллаһы Тәгаләнең һичбер тиңдәше юктыр.)
Соңыннан ният әйтелә:
«Йа Раббым, ошбу корбанны Үзеңнең ризалыгың өчен фәлән улы фәләннән (фәлән кызы фәләннән) кабул кыл. «Бисмилләһи, Аллаһү әкбәр!» – диеп, корбанлыкны бугазыннан чалып җибәрәсе.
Хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә 6 июньдә Корбан гаете билгеләп үтеләчәк.
Комментарийлар