Аллаһы Тәгалә адәм балаларына ислам динен бу дөньяда рәхәттә, бәхеттә яшәсеннәр өчен иңдергән.
Бу кануннарны, Коръәндәге шул кагыйдәләрне, Пәйгамбәребез үзенең үрнәгендә күрсәткән хәдисләрне дә бары тик адәм баласына файда өчен генә җибәргән. Чынлап та, әгәр дә без, адәм балалары, Аллаһы Тәгалә таләп иткәнне, Пәйгамбәребез күрсәткәнне үтәп яшәсәк, җәмгыятьтә бәхет, иминлек, үзара аңлашу булыр.
Пәйгамбәребезнең берничә хәдисенә күз салыйк. Кешеләр дустанә һәм бер-берсен хөрмәт итеп яшәсеннәр өчен, хәзерге җәмгыятебезгә нәкъ менә шул хәдисләрне белү, шуларга таянып яшәү җитми, минемчә. Бәлки аларны ишеткәнебез дә бардыр, әмма гамәлдә кулланырга ашыкмыйбыз. Әгәр дә әлеге хәдисләр нигезендә яшәсәк, көнчелек, бер-береңә карата нәфрәт булмас иде. Беренче хәдисне бәян итик: «Бохари һәм Мөслим» җыентыгыннан күренгәнчә, Пәйгамбәребез «Берегез дә иман китермәс, үзенә теләгәнне (үзе яратканны, сөйгәнне) кардәшенә дә яратканчыга кадәр», – дип әйткән. Нәрсә дигән сүз соң бу? Бу хәдис үзенә теләгән (яхшылыкны) кардәшенә дә теләми торып, беребез дә тулы, камил иманлы булмас, дигәнне аңлата. Бу, чынлап та, олы мәгънәгә ия һәм һәркемне уйландыра торган хәдис. Табигатебез шундый инде – һәрберебез үзенә яхшылык тели: тәмле ризык, зур йорт, иң шәп машина... Шул ук вакытта, әгәр дә камил иманлы булсак, без аны күршебезгә дә, дустыбызга да, туганыбызга да теләр идек.
Әмма күп вакытта безнең теләк башкачарак була шул. Күршебез өен ремонтласа: «Акча каян алган?» – дип, күңелне көнчелек хисе тутыра. Кеше өчен ихластан шатланасы урында, калебебезне «корт» кимерә башлый. Көнләшәбез. Ә менә хакыйкый камил иманлы мөэмин үзенә теләгәнне кардәшенә дә тели икән. Бу тормышта, һичьюгы, шушы бер хәдисне генә булса да аңлап, шуның нигезендә гамәл кыла алсак, көнчелек, бер-беребезгә карата нәфрәт, хөсетлек хисе бетәр иде.
Тагын бернәрсә күңелне борчый. Әйтик, кем дә булса дингә килде, намазга басты, ди. Әгәр без камил иманлы булсак, әлеге кардәш өчен шатланабыз, «әлхәмдүлилләһ, бу да иманга килде, Аллаһы Тәгалә аның күңелен ачты, намазга басты, ураза тота, мәчеткә йөри», – дип сөенәбез. Әмма күп очракта, хәтта намаз укыган кешедән дә көнчелек, яманлык тулы хурлау сүзләре ишетергә туры килә: «Авырыйдыр ул, дәваланганчы укыр да, аннан туктар»; «Әй, гомерен эчеп, урлашып уздырды да, хәзер инде Аллаһ дип йөргән була, намаз укып кына чистарынып бетә алмас»... Хәтта динебез өчен дә шатлана белми, Аллаһның рәхмәтен башкаларга да теләргә күңеле тар, гакылы җитми андый кешенең. Динебездә бәхет, күңел тынычлыгы тапкансың икән, туганыңа да, кардәшеңә дә шуны теләргә тырыш. Җәннәтне үзеңә телисең икән, син аны күршеңә дә, дустыңа да телә.
Хәзер шулкадәр мәгънәсезлеккә барып җиттек ки, кайчак тормышта бөтенләй башка сыймый торган нәрсәләр булып куя. Бер дустым күптән түгел өй сатып алды да, туганнарын җыеп, әзрәк мәҗлес ясарга булды. «Хәзрәт, тик бер мәсьәлә күңелне борчый, бер туганыбыз бар, туганнар арасында иң күз тидерә торган, иң көнчесе шул. Көнләшә һәм шул көнләшүе сәбәпле бозым да ясап куярга мөмкин. Нишләргә икән инде хәзер? Чакырмасаң, туганлык җепләре өзелә, чакырсам, бозым ясап китүеннән куркам», – дип, үзенең шикләнүләрен җиткерде. Чәчләр үрә торырлык хәл бит бу?! Карагыз, кардәшләрем, хәтта якын туганнар арасында да ниндидер дөнья малы, матди байлык мәсьәләсендә көнләшү бар. Диндә була торып та, үз туганы өчен шатланасы урында көнләшә, хөсетләнә. Юкса, беләбез, хәдисләрдә дә: «Кемнәр туганлык җепләрен өзә, җәннәткә кермәс», – дип укыйбыз. Дустымның ул туганы намазга мәчеткә йөри, димәк, бу хәдисне дә ишетми калмагандыр. Шуңа карамастан, аның хәтта үз туганына карата уе начар, аның яңа йортта яшәвен теләми. Үзенең дә тормышы начар түгел югыйсә, йорты, машинасы бар, ләкин күңелендә – туганына карата кара көнчелек.
Кардәшләрем, тагын шунысын да белү мөһим: башка берәүне, кемнедер бәхетле итмичә, син үзең берничек тә бәхетле була алмыйсың. Бөтенесе начар яшәп, үзең генә әйбәт яшәп тә бәхетле булып булмый. Моны аңларга тиешбез. Динебез өйрәткәнчә, иң беренче, тирә-яктагы кешегә яхшылык кылып, аларны бәхетле итәргә тиеш син.
Менә шушы хәдисне икенче бер хәдис белән куәтлисем килә. Пәйгамбәребез «Мөслим» җыентыгында килә торган икенче бер хәдистә әйтә: «Кешеләрнең сиңа карата нинди мөнәсәбәттә булуларын теләсәң, үзең дә кешеләргә шундый мөгамәлә кыл». Барыбыз да үзебезгә карата яхшы мөгамәлә кылуларын телибез. Елмаеп, матур каршы алулары, ягымлы сөйләшүләре барыбызга да ошый. Безгә карата юмарт, ярдәмчел булуларын яратабыз. Ләкин үзебезнең кешене елмаеп каршы аласыбыз килми, матур сүзләрне кызганабыз, бүләк бирергә саранланабыз. Берәрсе ярдәм сорап килсә, ярдәм итәргә артык ашкынып тормыйбыз. Ә үзебез сорап килсәк һәм әгәр безгә ярдәм итмәсәләр, ачу чыга, нинди генә сүзләр белән тиргәмибез, сүкмибез, каргамыйбыз ул кешене! Үзең нинди соң син?! Елмаеп, яхшы әңгәмә коруларын теләсәң, иң беренче, үзең шундый мөгамәлә кыл. Сиңа яхшылык кылуларын теләсәң, иң элек үзең яхшылык кыл.
Күптән түгел бер мәҗлестә булдым. Яныма 90 яшьлек бер әби килде дә: «Хәзрәт, карале, мәҗлестә бөтенесенең дә бер үк теләк: баламны бәхетле ит. Балам яхшы кешегә кияүгә чыксын, өйләнсен, аңа карата гел яхшылык кына кылсыннар... Барысы да балаларына яхшы кешеләр генә очрасын, балаларын бәхетле итсеннәр дип тели, нишләп берсе дә: “Минем балам берәрсен бәхетле итсен иде”, – дип теләми икән? Нишләп берсе дә: «Балам яхшылык кылучылардан булсын иде», – дип теләми соң? Әзрәк шуның турында вәгазь сөйләсәң иде», – ди. Әби тормыш тәҗрибәсенә таянып әйтә бу сүзләрне, ә Пәйгамбәребез исә безгә хәдисләрендә шул хакта өйрәтеп калдырган. Иң беренче чиратта без үзебездән таләп итәргә тиешбез.
Шунысы кызык: ир-атлар хатын хакын беләләр, ә ир бурычын белмиләр. «Менә, хәзрәт, хатын шуны-шуны тиеш, ә ул берсен дә эшләми», – дип, яшьрәк мөселманнар килә. «Ә син хатыныңа карата үзеңнең нәрсә тиеш икәнен беләсеңме?» – дип сорыйм үзләреннән. Кызганыч, анысын белми ул. Кешенең безгә нәрсә тиеш икәнен беләбез, ә үзебезнең башкаларга нәрсә тиеш икәнебезне белмибез. Без башта, хатыным һәм балаларыбыз каршында нинди бурычым бар икән, дип, үзебез өйрәнергә тиеш. Безгә һәммә кеше тиеш дип беләбез. Ә үзебез аларга нәрсә тиеш соң? Кайчак шундый кешеләр мәчеткә килә дә, тәһарәтханәдән чыккач: «Хәзрәт, анда сабын беткән, куярга кирәк», – ди. Җәмәгать, хәзрәт куярга тиеш түгел ул сабынны, кем беренче күрсә, шул куярга тиеш. Чөнки мәчет – хәзрәтнеке түгел, ә бөтен мәхәлләнеке, җитешсезлекне кем күрсә, шул төзәтә. Пәйгамбәребездән сәхабәләр: «Йә, Аллаһның илчесе, иң хәерле кеше кем ул? Әйт әле безгә?» – дип сораганнар. Ә ул: «Башка кешеләргә иң күп файда китерүче кеше», – дип җавап биргән. (Тәбарәни җыентыгыннан, 5787) Ә без гел үзебезгә файда китерүчеләрне генә эзләп йөрибез, сабын куючыны да, лампочканы, салфетканы алмаштыручыны да, карны көрәп, печәнне чабып китүчене дә... Үзебездә бер дә сорау тумый: «Туктале, бу файданы мин дә эшли алам бит, нишләп әле мин китереп куймыйм?» Шулай ук үз гаилә торымышында да: «Нишләп әле хатынымнан миңа елмаюын, бүләк бирүен таләп итәм, ә үзем ник аңа елмаймыйм, бүләк бирмим?» – дип уйларга тиеш ир кеше.
«Әт-Тәбарәни» җыентыгында килә торган хәдистә: «Аллаһ каршында иң сөекле гамәлләрнең берсе – кардәшеңне шатландыру», – диелә. Кардәшеңнең берәр проблемасын чишү, әҗәтен каплау яки берәр бәла-казага юлыкса, ярдәм итү. Аллаһ каршында шундый кешеләр сөекле булыр. Һәм Пәйгамбәребез: «Аллаһ каршында сөекле гамәл – кардәшеңнең хаҗәте буенча йөрү», – ди. Карагыз, нинди күркәм хәдисләр. Һәм шуның берсе белән генә гамәл кыла башласак та, хәзерге заман бәласы – кешеләр арасындагы көнчелек чире аз булса да кимер иде. Чөнки хәзерге көндә халкыбыз үзара көнчелектән, көнләшүдән тилмерә. Күршеләр генә түгел, хәтта туганнар өчен дә шатлана белмибез. Ә ислам дине бер-беребезне сөяргә, хөрмәт итәргә, яратырга, шатландырырга чакыра. Чөнки без – бүген бар, иртәгә юк. Иртәме-соңмы, барыбер китәчәкбез. Һәм үлем бөтен нәрсәгә нокта куячак. Талашуларга, күршең йә туганың белән бер метр җир өчен тарткалашуга, акча бүлешүгә – бөтенесенә җеназа нокта куя. Дөнья куйган кешегә боларның берсенең дә кирәге булмый. Бары дөньялыкта чакта кылган изгелекләребез, кешеләргә китергән файдаларыбыз гына кирәк булачак.
Динебез бердәмлеккә, бер-беребезгә ярдәмләшергә, гомумән, җәмгыятькә, кешеләргә файда китерергә чакыра.
Барчабызга да шушы хәдисләр белән гамәл кылып, үзебезгә теләгәнне, үзебез яратканны башкаларга да теләп, үзебез өчен шатланган күк, башкалар өчен дә шатланырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен. Үзебезгә нинди мөгамәлә кылуларын теләсәк, безгә дә шулай кешеләргә күркәм мөгамәлә кылып яшәргә Аллаһы тәгалә тәүфыйк бирсен иде.
Беребез дә башкаларның безгә көнчелек күзеннән каравын, бездә булган нигъмәтләрнең бетүен теләми. Шулай булгач, үзебез дә башкаларга начарлык, явызлык, әшәкелек теләмик. Аллаһы Тәгалә, Үзенең хикмәте белән, тәкъвалык, гыйлем һәм байлык дәрәҗәсен дә төрле кешегә төрлечә бирә. Әгәр дә без кемнәндер көнләшәбез икән, кемгәдер шушы нигъмәтнең бетүен телибез икән, без Аллаһка каршы чыккан булабыз. «И, Раббым, Син дөрес итеп бирмәдең моңа. И, Раббым, Син миңа бирергә тиеш идең», – дип, Аллаһның хикмәтенә шелтә белдергән булабыз. Бу – бик куркыныч гамәл. Аллаһы Тәгалә кемгә күпме, ничек бирәсен Үзе генә белә. Моны акыл белән кабул итеп, Рабыбызның биргәненә разый булып яши белергә кирәк.
Раил Фәйзрахманов
Комментарийлар