16+

“Изге Болгар җыены”нда хаҗга юлламалар уйнатылачак

19 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы узачак.

“Изге Болгар җыены”нда хаҗга юлламалар уйнатылачак

19 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы узачак.

Быел бәйрәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында оештырыла. Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин билгеләп узганча, җыенның республика җитәкчелеге, субъектлардан килгән делегацияләр, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» кунаклары һәм дин әһелләре катнашындагы ачылу тантанасы сәгать 11:00дә Истәлек билгесе белән Җәмигъ мәчете арасындагы мәйданда башлана. Сәгать 12:00дә Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда өйлә намазы укылачак. 12.30да төп сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары ктанашында бәйрәм концерты була. 
«Изге Болгар җыены»нда өч гаилә хаҗга бушлай юллама ота алачак

– Концертта «Риваять» төрки-татар этно төркеме, Марсель Вәгыйзов, Марат Галимов, Закир Шаһбан, Казан шәһәре филармониясенең балалар ансамбле катнашыр дип көтелә. Шунда ук көрәш ярышлары һәм “Аударыш” уеннары да оештырыла. Җыен, гадәттәгечә ,югары дәрәҗәдә узар дип ышанып калабыз, – дип, ул республика халкын һәм кунакларны җыенга чакырды.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов быелгы җыенның төп яңалыклары белән таныштырды.  

– Кече манара янында, сәгать 9.30да “Тәүбә” чарасы – җәмәгать белән тәүбә кылу оештырыла. Ул “Изге Болгар җыены”ның төп, кульминацион өлеше булыр дип инанабыз. Татарстан мөселманнары диния нәзарәте быел Истәлек билгесе янындагы сәхнәдә, өйлә намазыннан соң ук (якынча 12:30-13:30 сәгатьләрдә), хаҗга алты кешелек өч юллама да уйнатачак, – дип хәбәр итте ул.

Юлламаларны уйнатуда катнашу өчен, гаилә парларына 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр оештыручы өстәленә килеп теркәлергә кирәк булачак. Оештыручы өстәле Истәлек билгесе янындагы мәйданга керү юлындагы металл рамкалардан соң ук урнашачак. Теркәлүчеләр оештыручыга рәсми никахны раслаучы ЗАГС мөһере сугылган Россия гражданнары паспортларын күрсәтергә тиеш. Теркәлү узганнан соң, гаилә парына юллама уйнатуда катнашу хокукы бирә торган билет тапшырылачак.

Беренче этапта оештыручы, бүләк уйнатуда җиңүчеләрне билгеләү өчен, сәхнәдә барабанны әйләндерәчәк һәм аннан бер-бер артлы уникаль номерлар язылган очраклы 15 билетны алачак. 15 сайлап алынган гаиләгә бүләккә диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортыннан китаплар җыелмасы тапшырылачак.  Әгәр дә жирәбә нәтиҗәсе игълан ителгән вакытта җиңүчеләр 1 минут эчендә үзләрен күрсәтмәсә һәм сәхнәгә чыкмаса, оештыручы нәтиҗәне юкка чыгарачак һәм бүләк яңадан уйнатылачак. Икенче этап беренче этапның 15 җиңүчесе арасында уза: оештыручы, барабанны әйләндереп, очраклы өч билетны алачак. Өч җиңүче гаилә парына 2025 елда «Комфорт» программасы буенча икешәр кешелек хаҗга юллама алу өчен өч сертификат тапшырылачак.

Моннан тыш, нәзарәтнең Изге Болгар җыены программасына гадәттәгечә Җәмигъ мәчеттә җәмәгать белән намаз кылу, хәләл ярминкә уздыру, «Хозур» нәшрият йортында басылган китаплар сату, яулык бәйләү һәм чалма чалу белән бәйле чараларны оештыру кертелгән. 

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 17-19 май көннәрендә “Милли тормыш һәм дин” XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үтәчәген дә искәртте. Форумга илнең 82 төбәгеннән 1000 дин әһеле һәм кунаклар чакырылган. 18 май көнне “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узачак.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэнмесез, э ничек Анда можно попасть, как вызов получить, мы из Удмуртии?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хормэтле дин кардэшлэрем!Мин Марий илендэ яшим!Узем татар!Минга Изге болгар жиренэ барыргамы,килергэме ярыймы?

      Мөһим

      loading