16+

Иптәшенең гомерен саклап калган

16 января 2025, 13:14
23888
0
0
Уку өчен 3 минут

Махсус хәрби операциядә катнашучы 39 яшьлек Фәнис Ахунов Арча егете.

Иптәшенең гомерен саклап калган

Махсус хәрби операциядә катнашучы 39 яшьлек Фәнис Ахунов Арча егете.

Иптәшен коткарганда, яраланган, ләкин позициясен ташламаган. Алгы сызыкта күрсәткән батырлыгы өчен ул күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.

Инде хәзер офицер дәрәҗәсенә күтәрелгән Арча егете Түбән Новгород өлкәсендә хезмәт итә, хәрбиләрне хәрби күнекмәләргә өйрәтә. 18 яшендә ул Хабаровскида армия хезмәтен узган, ә соңрак контрактчы булырга карар кылган. 2010 елда Фәнис контракт буенча Чечняга киткән. Алты ай анда, алты ай монда — Казанда солдатларны хәрби эшкә өйрәткәннәр. Кавказ тауларында ул җиде елга якын хезмәт иткән, аның зур хәрби тәҗрибәсе бар.

Фәниснең тормыш иптәше Руфина Соль — Илецкидан. Алар бергә өч бала үстерәләр.
"Без Соль-Илецкта ял иткәндә, Фәнис фатир хуҗасының кызын алып кайтты. 34 яшендә өйләнде. Киленебез Руфина безгә охшаган, үзара аңлашып яшибез. Фәнис минем кебек гади, ә төгәллеге, кызыксынуы белән әтисенә охшаган", - дигән хәрбинең әнисе Гөлсинә апа.

Фәнис алгы сызыкта 2022 елдан бирле хезмәт итә. "Ул беркайчан да зарланмый. Бик пөхтә кеше. Эчми дә, тартмый да", - дип сөйләвен дәвам итә хәрбинең әнисе.

2023 елның 11 мартында һөҗүм вакытында пулеметчы Мөхәммәтгалиев артиллерия утыннан яраланган. Сержант Фәнис Ахунов шуышып диярлек хәрби янына барып җитеп беренче ярдәм күрсәткән һәм аны госпитальгә эвакуацияләү өчен имин урынга алып чыккан. Фәнис иптәшенең гомерен саклап калган. 

2023 елның 8 декабрендә сержант Ахуновка һәм аның кул астындагыларга Харьков өлкәсенең Иваново торак пункты янындагы урман полосасын саклау бурычы йөкләнгән. Төнлә белән Фәнис дошман диверсантлары төркемен күреп, ут ачкан.

Нәтиҗәдә шәхси состав тревога буенча күтәрелгән һәм һөҗүмне кире кага алганнар. Фәнис үзе, яра алуына карамастан, хәрби бурычын үтәүне дәвам итә. 

Өйдә Фәнисның медальләре куелган парад костюмы эленеп тора. Ул «Һәлак булганнарны коткарган өчен», «хәрби батырлык өчен» медальләре, шулай ук Жуков медале белән бүләкләнгән.

"Махсус хәрби операциядә катнашучы хезмәттәшләре аны сагына. Ул үзе дә аларны юксына. Алар барысы да исән һәм сәламәт булсын!"- ди Гөлсинә ханым.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading