16+

Җүләр малайлар уенын башлыйлар: китә куыш, китә узыш

21 июня 2025, 10:04
337
0
0
Уку өчен 4 минут

Бигрәк тә автомобиль рулен тотып олы юлларда баручы шоферлар ачуы куркыныч.

Җүләр малайлар уенын башлыйлар: китә куыш, китә узыш

Бигрәк тә автомобиль рулен тотып олы юлларда баручы шоферлар ачуы куркыныч.

“Ачу ул шайтаннан, аның колы булырга теләмәсәгез, тыныч булырга тырышыгыз”, – дия иде безгә әбиләр балачакта. Әйе, бу хакта дини китапларда да шулай язылган, ачу чыгуның зур гөнаһ икәнлеге дә искәртелгән. “Басып торганда ачуың чыкса, тынычланыр өчен утыр, утырган килеш булсаң, ят, белгәннәреңне укып, бер Аллаһтан сабырлык сора”, – дигән акыллы киңәшләр дә бирелгән аларда. 

Әйе, ачу бик куркыныч әйбер ул. Беткә ачуланып тунсыз да калырга мөмкинсең. Әгәр халык мәкальләренә, аның акылына колак салмасаң, я “беткә ачуланып тун якмыйлар” дигәнен онытсаң. 

Бигрәк тә автомобиль рулен тотып олы юлларда баручы шоферлар ачуы куркыныч. Ничә тапкыр күзәткәнем бар: юллардан тоташ су агымы шикелле машиналар бара. Шунда берсе әллә бик ашыкканга әллә инде “текә” булып кыланасы килгәнгә күршесенең “колагына басып” диярлек, чак кына тимичә узып китә. Тегесе дә йоннан әвәләнмәгән бит – ачуы чыга да газга баса. “Ә син алаймы әле, ә мин болай!” – дип җүләр малайлар уенын башлыйлар: китә куыш, китә узыш. Ярый инде берсе акылына килеп: “Юк, болай булмый!“ – дисә. Ә димәсә?

Ул чагында яңалыкларда юллардагы фаҗигаләр саны тагын арта. Алла сакласын. Күп вакыт шулай машина йөртүчеләрнең олы юлларда бер-берсен хөрмәт итмәве, юктан гына ачуы чыккан аркасында да никадәр һаләкәтләр була. Ярар машинасы аның тимер генә, исән кешегә тагын булыр. Тик менә өзелгән гомерләрне генә кабат ялгап булмый. Мисаллар да күп, гыйбрәтләр дә җитәрлек. Шуларга карап, тыныч кына ачуыңны эчкә йотып, тышка чыгармый гына йөрергә дә бит. “Бисмилла” әйтеп юл догасын укысаң да, фәрештәләр өеңә кайтып кергәнче саклап йөртә диләр.

Ләкин адәм баласы ул шайтаннарга, фәрештәләргә әби әкиятләре дип кенә карарга күнеккән шул. Кем күргән аларны? Күрмәгәч, булулары да суга сәнәк белән язылган. Ә инде юк-бар нәрсәгә ышанып вакытны бушка уздырганчы, мал табар өчен ашыгырга, барасы җиреңә тизрәк барып, кайтасыннан тизрәк кайтырга кирәк. Акча Алла урынына менгән шашкан шашкын заманда яшибез шул. Эт чаба дип бет чаба.

Ярый эт-бет чапсын да ди. Аларның тизлекләре дә ташка үлчим генә. Ә инде автомобиль руле артына утырганга чапмый гына алдын-артын уйлап, тыныч кына, ачуын да тиз генә чыкмасын өчен, еракарак яшереп барса да, таманга гына туры килә әле. Чөнки юлларда син ялгыз берүзең генә түгел. Анда көтелмәгән шатлыктан канатланып йөргәне дә, күтәралмас кайгыдан башын түбән игәне дә руль тотып машинада җилдерә. Монысын да онытмаска иде. Җыеп кына әйткәндә, юл хисләр белдерә торган урын түгел. 

Үзем бу юлларны язам, үзем уйлыйм, олы юлларда тәртипсез кыланганнар, ачуына ирек биреп, көнчелеген-гарьлеген җиңә алмаганнар бу язмамны укымый бит инде. Ярар укымаса, укымас, без, замана язучылары, безне укымаганнарына ияләштек бит инде. Газета-журналларга язылу да авыр бара. Тик шулай да машинага кереп утыргач та бар дөньяны галәмнәрне бар иткән бер Аллаһны онытмый, Аны искә алып, бисмилла булса да әйтеп, башласыннар иде юлларын.

Гел сыныйм: болай башланган юл хәвефсез дә була, ансат җайлы да, тиз дә узыла. Ә иң мөһиме юк-барга ачу да килми. Ә юлларда ул ачу килү бер генә дә дөрес гамәл түгел. Ярар ашыкканнар ашыксын. Ә син тыныч кына юлыңны дәвам ит. Акрын йөрсәң, ерак барырсың дип белми әйтмәгәннәр бит инде бабайлар. 

Сез, ничектер мин ачуны кара ямьсез йөнтәс йонлы, койрыгын болгап торган, песигә охшаган бер нәрсә дип күз алдыма китерәм. Ачу шайтаннан гына түгел, ул үзе шайтан түгелме икән? Менә шундый коточкыч ямьсез нәрсәне җаныңда, яныңда йөртү кемгә хаҗәт инде ? Ә ул юньсез шул адәмнән тотам да калмаска тырыша, күңелләрдеә гел яшәп калырга исәбе. Ачуның юлларда чыгуы аерата да куркыныч.

Андый чакта туктап, тынычланырга, тирә-якка карарга, табигать яменә хозурланырга киңәш итә психологлар. Тагын да үтемлерәге өйдә сине сагынып көтеп калган кадерле кешеләрең: гаиләң, туганнарың турында уйларга кирәк. Ул чагында ачу урынын ярату мәхәббәт алыр. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading