16+

Сары ботинкалы малай һаман күз алдында

Сугыш дәһшәте кагылмаган бер генә гаилә юк.

Сары ботинкалы малай һаман күз алдында

Сугыш дәһшәте кагылмаган бер генә гаилә юк.

Минем әнием Фәтлия Шакирҗан кызы әти-әнисе, туганнары белән Бөек Ватан сугышына кадәр Ярославль өлкәсе Рыбинск шәһәрендә яши. Алар бик күп милләттәшләребез кебек шәһәр төзүдә катнашалар. Литейная урамы, 27 йортта бергә яшәгән башкорт күршеләре белән милли йолаларыбызны, бәйрәмнәрне бергә үткәрәләр. 22 июнь, якшәмбе көнне гаилә кечкенә Нүрдидәнең 1 яшьлеген бәйрәм итәләр. Ишегалдындагы казанда ат ите пешә. Шул вакыт радиодан Молотов чыгышы яңгырый. Ул сугыш башлану турында игьлан итә. Әнием белән 11 яшьлек апасы Фүлия фатирдан йөгереп  чыгып: «Әти, әни, сугыш башланган!” – дип елап хәбәр итәләр.

Шакирҗан бабам эшли торган "Водосвет" заводы Башкортостанга эвакуацияләнә. Бабам илне яклап, фронтка китә. "Балаларны сакла, Маһирә!" – ди ул әбиемә. Фашистлар Иделгә якынлаша. Рыбинск шәһәре янында бомбалар шартлый. Серена тавышлары яңгырый башлауга, әбием өч кызын, биштәренә документ, су һәм ризык салып бомбадан ышыклану урынына чаба торган булалар. Россиянең икмәк башкаласы саналган Рыбинскта 1942 елда икмәк карточкага кала. Ипи кибетләрендә чират. Әнә шундый чиратларның берсендә алар 8-9 яшьтәге малайны очраталар. Бала кулына сары ботинкалар тотып, икмәккә алыштырырга басып тора икән. Әнием, 10 яшьлек кыз бала:  – Әни, бир ул малайга минем өлешне! – дип үтенә. Әбием Маһирә Хәйрулла кызы, өч бала әнисе, балага икмәк биреп:  
– Ботинкаларыңны ки, улым! – ди.

Әни башлык, бияләй, оекбашлар бәйләп кибетчеләрдән ипигә алыштыра иде. Ач булмадык, Аллага шөкер! Шуңа бу малайга булыштык! –дип шөкер итә 95 яшьлек әнием хәзер. Дәһшәтле сугыш әти-әниләре безнең бәхетле балачагын урлаган.

– Әти безне йокыдан балалар бакчасына, аннан мәктәпкә барганда иркәләп-сөеп уята иде, – дип сагынып искә ала әниебез. – Дикломация сөйләгән өчен балалар бакчасында зур гына агач ат белән бүләкләгәннәр иде. 1942 нче елны авылга, әтинең туган авылына кайтып киттек. Ул агач ат фатирыбызда, Рыбинскта калды, – дип искә ала әнием. 

Бабабыз Шакирҗан Сәйфелмөлек улы Мөлеков Ленинград фронтында һәлак була, ул Ленинград өлкәсе Липовка авылы туганнар каберлегендә җирләнгән .
Әнием сөйләгән сугыш афәтләре: бомбадан саклану урынына куркып качулары, хәрби эшелоннардагы яралыларга булышулары, кулында сары ботинкаларын тотып торучы гаҗиз бала – кино кадрлары кебек безнең гел күз алдына килә.

Равилә Мөбарәкшина, ТР Журналистлар берлеге әгьзасы.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading