16+

Рөстәм Миңнеханов Идел буе округы төбәк җитәкчеләре медиарейтингында беренче урында тора

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның июлендә Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары медиарейтингында беренче урында тора. Рейтинг «Медиология» сайтында чыккан.

Рөстәм Миңнеханов Идел буе округы төбәк җитәкчеләре медиарейтингында беренче урында тора

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның июлендә Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары медиарейтингында беренче урында тора. Рейтинг «Медиология» сайтында чыккан.

Аналитиклар әйткәнчә, 2025 елның июлендә Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркиягә барган. Анда ил президенты Рәҗәп Эрдоган белән очрашкан. Алар товар әйләнешен арттыру перспективалары һәм Татарстан-Төркия арасындагы уртак проектларга ярдәм итү мәсьәләләре турында сөйләшкән. Моннан тыш, республика җитәкчесе Чаллыда һәм Татарстанның Тукай районында берничә объектны карады, республика Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Рәисен сайлауларда кандидат буларак документлар тапшырды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Александр Новак Яшь геологларның XI Республика ачык кыр олимпиадасын ачты. Татарстан Рәисе Казанның «Рубин» футбол клубы белән дә очрашты, уенчылар, тренерлар һәм клуб җитәкчелеге белән аралашты.

Рейтингның икенче урынында – Саратов өлкәсе губернаторы Роман Бусаргин. Массакүләм мәгълүмат чараларында ул Саратовның Блинов урамындагы йортта газ шартлау турында аңлатма бирде һәм газ шартлауда зыян күрүчеләрнең документларын яңарту буенча штаб эшли башлавын хәбәр итте. Шулай ук ул 26 июльдә төбәктә матәм көне игълан итте һәм шартлауда зыян күрүчеләргә 15 меңнән 1 млн сумга кадәр акча түләргә вәгъдә бирде. Моннан тыш, губернатор Энгельс шәһәренә Украина беспилотниклары һөҗүме нәтиҗәләре турында мәгълүмат чыгарды, «Гагарин аэропорты – Саратов яр буе» маршруты буенча елга таксиы җибәрү өчен «Марлин» суднолары сатып алу турында хәбәр итте.

Удмуртия башлыгы Александр Бречалов медиарейтингта өченче урын алды. Ул Ижевскидагы бер оешмага беспилотниклар һөҗүме турында хәбәр итте, Россия Президенты Владимир Путин белән төбәктәге социаль-икътисади вазгыять турында сөйләште, шулай ук «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Ижевскида юлларны һәм тротурларны төзекләндерү өчен төбәктә 3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирүләрен хәбәр итте. Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары республика губернаторының Хохряки авылында яңа мәктәп төзелешен тикшерүен дә язды.

Чыганак: Татар-информ

Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading