16+

Россиядә пилотсыз аппаратлар җитештерү кискен артачак

Татарстан дроннар ясауда әйдаман төбәккә әвреләчәк.

Россиядә пилотсыз аппаратлар җитештерү кискен артачак

Татарстан дроннар ясауда әйдаман төбәккә әвреләчәк.

Казанда 26-28 августларда “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “Дрон Экспо” халыкара күргәзмә һәм форум ачыла.

– Чарада Россиядән һәм Кытайдан 150 компания катнаша. Башта Иран белән Пакстан да килергә ниятләгән иде, ләкин кире уйладылар. Татарстандагы предприятиеләр дә үзләренең продукцияләрен күрсәтә. Киләсе елларда оештырылачак күргәзмәләрдә дроннарны һавада очыртып карау мөмкинлеге дә тудырылачак, – дип хәбәр итте “Дрон Экспо” халыкара күргәзмәне һәм форумны гамәлгә куючы Александр Фешин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Россиядә хәзер очучысыз очу аппаратлары авыл һәм урман хуҗалыкларында, төзелеш тармагында, юллар күзәтчелегендә актив кулланыла. 
– Илебездә дроннар технологиясе куәтле. Махсус хәрби операция тәмамланганнан соң, гражданлык очучысыз очу аппаратларын җитештерү кискен артачак. Күргәзмә һәм форум Россия төбәкләренең хезмәттәшлегенә ярдәм итә, – диде “АЭРОНЕКСТ” ассоциациясе генераль директоры Глеб Бабинцев.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading