Хөкүмәт йортында узган брифингта 30 август – Республика һәм шәһәр көне уңаеннан планлаштырылган мәдәни чаралар белән таныштырылды.
Халыкка рәхмәт!
– Шәһәрләрдә һәм районнарда бәйрәм чаралары инде башланды. Алар 2025 ел – Ватан сакчылары елы һәм Республика көне шигарендә уза. Федераль һәм республика проектлары уңышлы гамәлгә ашырыла. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы “Безнең ишегалды” республика программасы нигезендә ишегаллары төзекләндерелә. Ишегалларында “Күрше” фестивальләре үткәрелә. Әлеге фестивальләр өлкәннәрне, балаларны җыя, таныштыра һәм дуслаштыра. Россия Президенты Владимир Путин традицион гаилә кыйммәтләрен саклау турында указ кабул итте. “Күрше” фестивальләрендә матур гаиләләр үрнәк итеп күрсәтелә, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Танылган шәхесләр яшәгән йортларга мемориаль такталар куела. Казанда болар: Туфан Миңнуллин, Кыяметдин Абрамов, Мәхмүт Галиев, Александр Павлов, Борис Тихомиров.
– Республикада төрле милләт вәкилләре бердәм һәм дус булып, Татарстан үсешенә лаеклы хезмәт өлеше кертә. Коллективларда хезмәт ветераннары хөрмәтләнә. Махсус хәрби операциядә катнашканнарның һәм катнашучыларның гаиләләре белән һәр шәһәрдә һәм районда кайгыртучанлык чаралары оештырыла, – диде Ләйлә Фазлыева.
Татарстанның 45 районыннан 45 пар үзләренең никахларын 30 августта тантаналы шартларда Казанда терки. Ләйлә Фазлыева искә төшергәнчә, узган ел чакырылган 45 пардан берсе дә аерылышмаган, әлеге яшь гаиләләрдә инде 10 сабый дөньяга килгән.
Хәтерсезлек хәтәр
– Мәдәни чаралар тарихи мирасны гәүдәләндереп, халык иҗатын һәм академик сәнгатьне берләштереп планлаштырылды. Без мирасыбызны белергә, яшьләргә җиткерергә тиешбез. Хәтер югалса, милләт тә югала, – диде республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова.
Иске Татар бистәсендә 26-29 августларда “Печән базары” татар дизайны фестивале бара. Анда һөнәрчеләр, рәссамнар, аш-су осталары катнаша, артистлар чыгыш ясый, чәй гореф-гадәте күрсәтелә.
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендәге “Ак пароход” балалар музыка фестивале бик күңелле уза. Быел ул 29 августта Тинчурин театрының яңа бинасында (Татарстан урамы) үткәрелә, – диде Ирада Әюпова.
“Түгәрәк уен” XVII нче Бөтенроссия татар фольклоры фестивале 29-30 августларга билгеләнгән. 30 августта Тинчурин театрының яңа бинасы каршындагы мәйданда 11.00-13.00 сәгатьләрдә концерт. Меңнән артык гармунчы Тукай мәйданыннан Кремль янындагы 1 Май мәйданына 13.00-14.00 сәгатьләрдә көйләр уйнап йөреш ясый. 1 Май мәйданында 14.00-15.00 сәгатьләрдә концерт. Кремльдә 13.00 сәгатьтә “ДәртФест”. Игенчеләр сарае каршындагы скверда кичке якта Дәүләт симфония оркестры чыгыш ясый.
Ишегалдына чык та җырла
– Казанда 70 урында “Безнең ишегалды авазы” концертлары үткәрелә. Төзекләндерүләрдән соң ишегаллары сәхнәгә дә әверелә бара хәзер. Теләге булган һәр кеше сәхнәгә чыга ала, – диде шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Эмиль Мостафин.
Башкала мэриясе болконында 28 августта 20.00 сәгатьтә шагыйрьләр белән артистлар татар һәм рус телләрендә шигырьләр укый. Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Ике Кремль” (“ДваКремля”) мотофестивале 30 августта 11.00-16.00 сәгатьләрдә Игенчеләр сарае янында үткәрелә. Шул ук көнне 12.00 сәгатьтә Кабан күле буенда – “Милли кием”, ә 14.00 сәгатьтә Иске Татар бистәсендә “Казан сөлгесе” фестивальләре башлана. “Казан” ипподромында ат чабышларына 14.00 сәгатьтә старт бирелә. 30 августта “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда бәйрәм концерты 16.00 сәгатьтә башлана. Казансуда кече күләмле көймәләр йөреше, шулай ук Сибгать Хәким урамында транспорт хәрәкәте концерт вакытында туктатып торыла.
Чаллы 400 еллыгына якынлаша
Чаллы шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов видеоэлемтә аша сөйләгәнчә, Республика көненә багышланган чаралар автошәһәрдә Яр буе паркында һәм Җиңү паркында уза. “Чәчәк” фестиваленә 16 шәһәрдән киләчәкләр.
– Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре чараларга чакырулы, аларга бүләкләр тапшырылачак. БСМП территориясендә танылган хирург Ринат Акчуринга бюст урнаштырыла. Чаллыга 2026 елда 400 ел тула, Республика көне бәйрәме шушы датага генераль репетиция дә булып тора, – диде Фәрид Сәлахов.
Җирдәге әйберләргә тотынма!
Республика көне бәйрәмендә җәмәгать тәртибен 4 меңнән артык полиция хезмәткәре саклаячак.
– Мәдәни чаралар мәйданнарына кешеләр тимер тоемлагыч капка аша кертелә. Кечкенә балаларны күз уңыннан ычкындырмагыз. Җирдә яткан хуҗасыз сумкаларга тотынмагыз, ачып карамагыз, полиция хезмәткәрләренә әйтегез. Метрода полиция хезмәткәрләре саны арттырыла. Иминлек максатыннан кертелгән таләпләрне аңлап кабул итү сорала, – диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы Евгений Прытков.
Салют, Татарстан!
Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көненә багышланган салют Казанда 22.00 сәгатьтә бирелә. Җәмәгать транспорты 23.30 сәгатькә кадәр эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Т елеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар