Ни өчен беркайчан да эшләмәгән пенсионерлар эшләүчеләр кебек үк түләүләр алачак? Моның төп сәбәпләрен атадылар.
Безнең хөкүмәт бик мәрхәмәтле. Беркемне дә ярдәменнән ташламас. Ялгыз аналарны да, ятим балаларны да, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне дә, хәтта эшләмәүчеләрне дә... Беренчеләре белән килешсәм дә, соңгысын аңлап җиткерә алмыйм инде мин. Күз алдына гына китерегез: үз гомерендә бер генә көн дә эшләмәгәннәр дә пенсиягә хокуклы.
- Безнең дәүләт илнең барлык өлкән яшьтәге гражданнарына ярдәм итә. Әгәр кеше ниндидер сәбәпләргә бәйле эшләмәсә, ул 8824 сум күләмендә социаль пенсия һәм яшәү минимумына кадәр өстәмә түләү ала. 2025 елга ул 15 250 сум тәшкил итә, - дип белдерде шушы көннәрдә Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин.
Социаль челтәрләрдә шунда ук шау-шу күтәрелде. Кешеләр үз пенсияләрен мисал итеп китерә башладылар. Янәсе, стаж зур, ә акчаны шуның кадәр үк түлиләр. Гаделлек кайда соң?! Чынлыкта, ул бар икән.
Картлык буенча социаль пенсияне чыннан да иминиятләштерүгә лаек булмаган барлык кешеләргә билгелиләр. Әмма биш елга соңрак. Әйтик, хәзер пенсия яше хатын-кызлар өчен 59, ә ир-атлар өчен 64 яшьне тәшкил итсә, социаль пенсиягә чыгу өчен хатын-кызларга 64 яшькә, ә ир-атларга 69 яшькә җитәргә кирәк. Моннан тыш, түләү һәрвакыт яшәү минимумы белән генә чикләнәчәк. Һәм башка бернинди шартларда да артыграк булмаячак.
Исегезгә төшерәбез, хәзер картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен (элек ул аңлаешлырак – хезмәт пенсиясе дип атала иде) түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:
-пенсия яшенә җитәргә (яисә вакытыннан алда чыгу хокукына ия булырга);
-рәсми рәвештә кимендә 15 ел стаж булырга тиеш;
-иң азы дигәндә дә 30 балл җыярга.
Соңгысы хезмәт хакы күләменә бәйле. Кеше хезмәт хакын күбрәк алган саен, аңа шулкадәр күбрәк баллар өстәлә. Булачак пенсиянең күләме аларга бәйле. Баллар никадәр күбрәк булса, дәүләттән түләү дә шулкадәр күбрәк. Мәсәлән, әгәр хәзер пенсиягә минималь балл белән чыксаң, пенсия күләме 13 278 сумны тәшкил итәчәк, ә 100 булса – инде 23 477 сум.
Шул ук вакытта дәүләт түбән пенсияләр билгеләнгән кешеләргә өстәмә түләүләр бирә. Нәтиҗәдә, пенсионер кулына ала торган сумма ул яшәгән төбәктәге яшәү минимумыннан түбән була алмый. Кирәкле стаж җыймаганнар белән дә шул ук хәл. Татарстан Республикасында кеше башына яшәү минимумы — 15 073 сум, эшкә яраклы халык өчен — 16 430 сум, пенсионерлар өчен — 12 963 сум, балалар өчен — 14 621 сум. Эшләмәүче пенсионерлар өчен пенсиягә өстәмә түләү күләме аңа бәйле. Социаль пенсиягә өстәмә түләүне, мәсәлән, 70 яшьтән эшләмәүче ир-атлар һәм 65 яшьтән хатын-кызлар ала. Кабатлап әйткәнебезчә, социаль пенсияне хәтта нульле стаж белән дә билгелиләр. Әгәр кеше социаль пенсия алса, дәүләт пенсионерлар өчен төбәктзге яшәү минимумына кадәр түләячәк. Шуңа күрә Татарстан Республикасында яшәүче пенсионерлар теләсә нинди стаж белән, ким дигәндә, 12 963 сум ала.
Эшләмәгән кешеләрнең социаль пенсияләре эшләүчеләрнең пенсияләренә тигез булуның сәбәпләре берничә. Беренчедән, түбән пенсияләр гадәттә кечкенә хезмәт хакы алучыларда. Икенчедән, күпчелек вакыты хезмәт хакын конвертта гына алучыларда. Өченчедән, пенсиягә иртә чыккан һәм башка эшләмәгән кешеләрдә.
Лилия Яфизова әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар