16+

Пенсия баллары күп булса, киләчәктә аның пенсиясе дә зуррак булачак

Хәзер бөтен нәрсәне дә интернет пәрәвәзе аша белеп, хәл итеп була.

Пенсия баллары күп булса, киләчәктә аның пенсиясе дә зуррак булачак

Хәзер бөтен нәрсәне дә интернет пәрәвәзе аша белеп, хәл итеп була.

Игътибар иткәнегез бармы икән, 40 яшьтән узган хатын-кызларга, 45 яшьлек ир-атларга дәүләт хезмәтләре порталы аша пенсия турында хәбәрләр килә. Тик әлеге хатларны күпләр ачып та карамый. Анда сезнең күпме балл тупланган, пенсиягезнең якынча күләме язылган була. “Аргументы и факты” газетасы белгечләргә мөрәҗәгать итеп, бу мәсьәләгә ачыклык керткән. 

– Гражданнарга формалашкан пенсия хокуклары турында хәбәрләр җибәрү алымын мин бик дөрес саныйм, – ди РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының доценты Игорь Балынин. – Беренчедән, кешеләр картлык буенча иминият пенсиянең күләме ничек билгеләнүен аңлый алачак. Икенчедән, пенсия күләме турындагы хәбәрләр 20 ел алдан килә башлагач, хезмәт стажлары турында уйланырга җирлек туа. Шуның нәтиҗәсендә пенсия күләмен арттырырга да була. Килгән мондый хатларга бармак аша гына карарга ярамый. 

Нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк соң? Беренче чиратта хезмәт стажы һәм шәхси пенсия коэффициентлары (ИПК – индивидуальные пенсионные коэффициенты) белән яхшылап танышырга. 2028 елда, пенсия реформасы тәмамланганнан соң, пенсиягә чыгу өчен 15 ел стаж һәм 30 балл кирәк булачак. Хатын-кызлар – 60, ә ир-атлар 65 яшьтә лаеклы ялга чыга алачак. Әгәр озак еллар рәсми теркәлмичә эшләгәнсез икән, хезмәт стажы һәм баллар булсын өчен эшкә урнашырга кирәген дә истән чыгарырга ярамый. Ә менә рәсми рәвештә эшләп тә стаж һәм пенсия коэффициентлары (ИПК) күрсәтелмәгән булса, бу хакта Россия Социаль фондының (СФР) электрон кабул итү бүлегенә хатаны төзәтүне сорап тиз арада хат юллау яхшы. 

Игътибар итеп карасагыз, килгән хатта ИПКка нигезләнеп, иминият пенсиясенең күләме күрсәтелә. Әгәр ул сумма канәгатьләндерми икән, бу акчаларны артыру турында да хәзердән үк кайгырта башлау зыян итмәс.  

– Пенсия баллары күп булса, киләчәктә аның пенсиясе дә зуррак булачак, – дип аңлата Плеханов исемендәге Россия икътисади университеты  профессоры Наталья Проданова. – Шуңа күрә “соры” хезмәт хакы белән эшләргә беркайчан да ризалашмагыз. Әгәр сезнең керем тулысынча рәсмиләштерелгән, әмма акчагыз аз икән, пенсиягезне арттыру өчен башка юлларны карарга кирәк. Эш урынын алыштырырга яки хезмәт хакын арттыруны сорарга. 

Хатта шулай ук формалашкан пенсия тупланмасы турында мәгълүмат күрсәтелә. "Түләүләр пенсия тупланмасы нигезендә иминият пенсиясенә караганда алдан билгеләнә, – дип искәртә Балынин. – Аны хатын-кызлар 55 яшьтә һәм ир-атларга 60 яшьтә алырга мөмкин. Әгәр 2025 елда формалашкан пенсия тупланмасы күләме 411 750 сумнан ким яки шулкадәр булса, аларны берьюлы алырга мөмкин. Әгәр күбрәк булса, тупланма пенсия (гомерлек) яки ашыгыч пенсия түләве (120 айдан ким булмаган вакытка) билгеләнә.

Лилия Нурмөхәммәтова әзерләде.

Фото: Татар Информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading