16+

Китаплардан гафу үтенүдән башласак ничек булыр?!

Компьютер кирәк мәгълүматны тиз генә табып та бирә, аңа гына ышанып ятсаң, надан да калдыра.

Китаплардан гафу үтенүдән башласак ничек булыр?!

Компьютер кирәк мәгълүматны тиз генә табып та бирә, аңа гына ышанып ятсаң, надан да калдыра.

Соңгы араларда адәм баласының ачуы самавыр кебек кайный. Чыгырларыннан чыгып, телефоннарын тотып атканнарны да күргән бар. Сәбәбе – интернетның начар эшләве. 

Беребезнең дә интернетсыз тормыш белән яшәргә ризалыгы да, теләге дә юк. Чөнки иртән торып, күз ачудан башлап, кич ятып, күзләребезне йомганчы шул күзгә күренмәс, кулга беленмәс, нәрсә икәне аңлашылмый, ләкин ансыз торып булмый торган ниндидер бер челтәргә бәйләнгәнбез. Пәрәвезгә эләккән чебен шикелле, ычкына алмый тилмерәбез. Әйе, үзебез гаепле яшәешебезгә машина-техникаларны, интернетны да артык күп керттек. Тормышыбыз дилбегәсен аларга тапшырдык та үзебез башны эшләтмичә генә “Ни булыр?” дип читтән карап торган көнебез. Әйе, болай ансат: баш ватасы, уйлыйсы да юк.

Тик “цивилизация кешелеккә кабер казучы” дигән иде атаклы әдибебез Мөхәммәт ага Мәһдиев бер лекциясендә. Инде студент чакта бик күптән ишеткән булсам да, хәтергә уелып калган бу гыйбарә вакыт узган саен ныграк ышандыра. Чөнки цивилизациягә якынайган саен, табигатьтән, үз асылыннан, туган бишегеннән ераклаша бара адәм баласы. Шул интернетны гына алыйк. Ул булмаганда да яшәдек бит. Энциклопедияләр, калын-калын китаплар актардык та эзләгәнебезне таптык. Шөкер, белемсез калмадык. Вакытыгызны бушка уздыргансыз, хәзер тиешле төймәгә генә басабыз дияргә ашыкмагыз. Озак эзләп тапкач, хәтердә дә күбрәк калды. Әйе, нәкъ менә үзебезнең хәтердә,  компьютер хәтерендә генә түгел. 

Инде менә ясалма фәһем турында сүз куерта башладылар. Җиде килештә төрләндерәләр. Зур өметләр дә баглыйлар үзенә. Тормышыбызны яхшыртыр дип ышаналар. Ай-һай дияр идем. Хәер, мин ул ясалма фәһем дигәннәреннән бераз куркып та торам. Ул артык акыллы булып, ничә гасырлык тарихы булган, нинди зур уңышларга, казанышларга ирешкән кешелекне кысрыклап икенче планга чыгармасмы? Инде синең кирәгең юк димәсме? Шуңа да безгә кешене кеше иткән сыйфатларны тагын да күбәйтергә, рухыбызны баетырга, машина акылына гына ышанып тормаска кирәктер.  

Мәктәп укытучылары югары сыйныф укучыларының тапкырлау таблицасын да белмәве турында әйтәләр. Көл дә ела да. Беренче сыйныфны тәмамлагач җәйге каникулга өй эше итеп бирелә иде – аны ятлау. Ә икенче сыйныфта ул таблица белән мисал мәсьәләләр эшли башлый идек. Совет мәктәбендә шулай иде. Ә бүген һәркемнең кулында телефон, ә ул нәни компьютер: тапкырлый да, бүлә дә, кирәк мәгълүматны тиз генә табып та бирә, һәм... аңа гына ышанып ятсаң, надан да калдыра. Хәзер бит кешеләрнең башы түгел, бармагы эшли. Ләкин моның бик куркыныч булуын, аяныч хәлләргә китереп җиткерүен соңгы вакыйгалар күрсәтте.

Интернетсыз адым да атлый алмый торган бер мәхлүк-мескеннәргә әйләнеп барабыз икән бит. Ә бу күңелдә шөбһә-шом уята. Әгәр дә электр энергиясе кинәт кенә бетсә, я инде интернет үзе җан тәслим кылса, адәм баласы ничек яшәр? Хәтта бер көн дә яши алмас төсле. Менә күзләрегезне йомып, уйлап карагыз әле, әгәр дә чынлап та шулай булса... Алла сакласын дию генә дә ярдәм итмәс бу очракта. Уйласаң уелып китәрлек, валлаһи. Хәер, елап торыр вакыт түгел. Бөтенләй соңга калганчы ни дә булса эшләргә кирәк. Тузан җыеп киштәләрдә яткан китаплардан гафу үтенүдән башласак ничек булыр?!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading