16+

Казан шәһәрендә Корбан бәйрәме чаралары

04 июня 2025, 14:38
546
0
1
Уку өчен 2 минут

Корбан гаете мөселманнар өчен олы бәйрәм. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә гает намазы, корбан чалу тәртипләре һәм мәдәни программа бәян ителде.

Казан шәһәрендә Корбан бәйрәме чаралары

Корбан гаете мөселманнар өчен олы бәйрәм. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә гает намазы, корбан чалу тәртипләре һәм мәдәни программа бәян ителде.

Хәрбиләр хакына дога

Казан мәчетләрендә 6 июньдә вәгазь иртәнге 3.00 сәгатьтә башлана, гает намазына 3 сәгать 30  минутта керешелә.

– Җиңүләр яуласыннар, исән-сау булсыннар, дип, махсус хәрби операциядә катнашучылар хакына да дога кылабыз. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гает намазларында була, мәчетләргә йөри. Ул гыйбадәтханәгә килгәч, картлар белән дә һәм яшьләр белән дә кул биреп күрешә, сәламли. Рөстәм Миңнехановның мәчетләрдә булуы мөселманнар өчен дә, башка халыклар өчен дә олы мәртәбә һәм матур үрнәк, – диде Казанның “Алтан” мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин.

Гарәфетдин коесы

“Алтан” мәчетендә (Дубравная урамы, 2В) 5 июньдә 19.30 сәгатьтә кое ачыла.

– Мәчетебездә мөхтәрәм аксакалыбыз, Гарәфетдин бабаебыз бар. Исеме дә Гарәфә көненә аваздаш, шунлыктан, су чыганагын “Гарәфетдин коесы” дип атадык, – диде Ирек хәзрәт Җиһаншин. – Әлеге 84 метр тирәнлектәге коеның суы бик тәмле. Суны мөселманнар гына түгел, башка диндәгеләр дә рәхим итеп бушлай алып эчсен!

“Бисмилла” гына җитми

Казанга корбан сарыклары Татарстан районнарыннан, шулай ук Дагстан белән Калмыкиядән китерелгән. 6,7 июньнәрдә һәм 8 июньдә кояш баеганчыга кадәр корбан чалына.

Ирек хәзрәт Җиһаншин искәрткәнчә, корбан чалучы кеше үзе дә Ибраһим сурәсендәге доганы укырга тиеш. Сарыкны “бисмилла” әйтеп куеп кына чалу дөрес гамәл булмый.

– Гаиләдә 53 мең сум күләмендә запастагы акча булса, корбан чалу вәҗеб, ягъни, тиешле. Корбанны иң элек үзеңнең исемеңнән чаласың, аннан соң инде мәрхүм әти-әниең, башка туганнарың рухына атап чалырга мөмкин. Әгәр кемдер “мохтаҗларга”, дип атап корбан чала икән, суытылган итне “Алтан” мәчетенә дә китерергә була. Без ул итләрне “Приют человека”га тапшырабыз, – диде Ирек хәзрәт.

“Елмай” паркында Корбан-фест

“Ният” фондының башкарма директоры Нияз Усманов белән “Алтан” мәчете имам-хатыйбының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Маһиянова таныштырганча, Казанда Казансу буендагы “Елмай” балалар паркында 6 июньдә 14.00-18.00 сәгатьләрдә Корбан бәйрәме оештырыла. Программа татар һәм рус телләрендә алып барыла. Концерт, олылар һәм балалар катнашында төрле уен-бәйгеләр, осталык дәресләре каралган, сәүдә рәтләре эшли. Концертта Салават Фәтхетдиновның чыгыш ясавы көтелә. Айгөл Маһиянова әйткәнчә, милли киемнәрдән килгән кешеләргә капка төбендә үк алма бүләк ителә. Бер кило түгел инде, бер алма.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading