16+

«Картамны фәлән мең сумга саткан идем», яки дропперлар кемнәр алар?

14 июля 2025, 15:05
1272
0
1
Уку өчен 5 минут

Бу бәндәләрдә кешегә карата бернинди кызгану, кешелеклелек сыйфатлары юк.

«Картамны фәлән мең сумга саткан идем», яки дропперлар кемнәр алар?

Бу бәндәләрдә кешегә карата бернинди кызгану, кешелеклелек сыйфатлары юк.

Мошенникларга урланган акчаларны яшерергә һәм акчага әйләндерергә ярдәм итүчеләрне җинаять җаваплылыгына җәлеп итәчәкләр. Шундый эчтәлектәге канун 5 июльдә үз көченә керде. Банк картаңны башка кешегә тапшыру – зур күләмдәге штраф яки төрмә срогы белән тәмамланырга мөмкин. 

Моны белү мөһим
Инглиз телендә to drop фигыле «биреп торырга» дигәнне аңлата, шул рәвешле, дропперлык – кеше үзенең банк карталарына, электрон янчыкларына, исәп-хисап счетларына яки акча күчерү өчен шәхси кабинетына керү мөмкинлеген бирә торган эшчәнлек. Моның белән кешеләрне телефоннан һәм мессенджерларда алдаучы мошенниклар файдалана. Алар билгеле бер күләмдә акча түләп банк карталарын сатып алалар, шулар аша урланган акчаларны чыгаралар яки кәгазь акчага күчерәләр.

Дроппер, кайчакта дроп дип тә кыскарталар, җинаять юлы белән алынган акчаларны чыгарыр өчен мошенникларга ярдәм итә торган кеше.

– Дроппер – җинаятьне оештыручы түгел, ә арадашчы, шул ук вакытта кеше үзе җинаятьтә катнашуын белмәскә дә мөмкин, – ди адвокат Марат Гайнуллин. – Банк счетына яки шәхси кабинетына керү мөмкинлеген югалткан кеше, үзе дә сизмәстән, дроппер ролен үтәргә мөмкин. Җинаятьчеләр берәр кеше тарафыннан югалткан карталарны табалар, ә соңыннан аларны «корбаннарыннан» акча таләп итү өчен дә кулланалар. Бу очракта карта хуҗасы мошенниклыкта катнашмый, ләкин урланган акчалар нәкъ менә аның счетына күчкән була.
Шуңа күрә банк сайтларында, «Дәүләт хезмәтләре»ндәге гамәлләрне игътибар белән күзәтергә кирәк. Өлкән яшьтәге әти-әниләрегез бар икән, «Дәүләт хезмәтләре»ндәге аларның шәхси кабинетларын тикшереп торыгыз, чөнки өлкән буын интернеттагы бар нечкәлекне белеп тә бетерми, һәм нәкъ менә алар мошенниклар корбанына әверелә, ә кайчакта ирексездән дропперлар булып китә.
Җинаятьче сезгә урамда яки банкомат янында мөрәҗәгать итә, янәсе, аның картасы өендә онытылып калган, ләкин акчаны сезнең карта ярдәмендә туганына җибәреп була, ди. Бу кеше сезгә зур суммада акча бирә, сез аны банкомат аша үз картагызга саласыз, аннары ул башка карта реквизитларын әйтә, «Менә шул картага күчерергә кирәк, сез бу акчаны күчерсәгез, мин сезгә процентын бирәчәкмен», ди ул. Булышам дип һич уйламастан җинаятьче капкынына килеп эләгергә була. 

Интернет аша акча күчерү төрмәгә китерәме?
Шулай да дропперларның шактый өлеше – законсыз рәвештә акча күчерүләр өчен бүләк алучы җилбәзәк кешеләр. Россия Саклык банкы статистикасы буенча, иң яшь дропперларга – 14 яшь, бу яшьтән банк счетын ачарга мөмкин иде. Күптән түгел кабул ителгән закон буенча моны хәзер әти-әниләр ризалыгы белән генә эшләргә мөмкин.

– Әгәр кеше үзенең банк картасын мошенникларга бүләк алу өчен тапшырган икән, аңа 100-300 мең сум штраф салыначак, шулай ук, башка төрле җәзалар да каралган, – ди Татарстан Эчке эшләр министрлыгының массакүләм мәгьлүмат чаралары белән эшләү бүлеге өлкән референты Олеся Бокучаева. – Россия Җинаять кодексының «Түләү чараларының хокуксыз әйләнеше» маддәсенә төзәтмәләр үз көченә керде. 

Алар аерым алганда, акчалата бүләкләү өчен үзләренең банк карталарын криминаль эшчәнлек өчен башкаларга тапшыручылар яки икенче бер кеше күрсәтмәсе буенча үзләре законсыз операцияләр башкаручылар өчен җаваплылыкны күздә тота.

 – Күптән түгел бер танышым шалтырата, – ди адвокат Марат Гайнуллин. – Гаиләсен якыннан беләм, шуңа киңәш сорый, улы дропперлыкта гаепләнә икән. Егет күрше төбәкләрнең берсендә медицина университетында белем ала. Мәктәпне дә алтын медальгә тәмамлады, бик башлы бала. Әнисенә: «Банк картамны югалткан идем, шуннан мошенниклар файдаланган. Хәзер миннән шактый зур сумманы түләвемне таләп итәләр», – дигән. Ягъни картасына республика районнарының берсендә яшәүче олы яшьтәге ханым 800 мең сум акча күчергән икән. Карта хуҗасының кем икәнен ачыклау бик ансат, кыскасы, җинаять эше ачылган. Аны тикшерү барышында теге егет картамны югалттым, мин берни белмим, дип барган. Тик минем белән икәүдән-икәү сөйләшү барышында: «Мин аны бер дустыма фәлән мең сумга саткан идем, әнигә бу хакта әйтәсем килмәде», – диде. Акчага кызыккан егеткә мошенниклык схемасында катнашучы дигән гаепләү тагылды, моннан тыш аңардан алда аталган сумманы да түләтү хакында суд карары чыгарылды. Картагызны чыннан да югалткансыз икән, моңа дәлил булырга тиеш, банкның кайнар линиясенә шалтыратып банк картасы югалуы турында хәбәр итү, аны блоклау сорала. Бу очракта сезгә гаепләү белдерелмәячәк. Теге егет мисалыннан күренгәнчә, 50 мең сум акча эшлим дип, 800 мең сум акча түләргә туры килмәгәе. Онытмагыз, канун һәркем өчен дә бер.  

Банк вәкилләренә дә клиентлар белән эшләгән вакытта кайбер кагыйдәләрне кертергә кирәк, әйтик, банк карталарын өченче затларга тапшырган өчен җинаять җаваплылыгы турында мәгълүмат бирү мәҗбүри таләп булырга тиеш. Мондый инициатива белән Федерация Советының Конституцион законнар һәм Дәүләт төзелеше комитеты рәисенең беренче урынбасары Артем Шейкин чыгыш ясаган инде. 

– Балаларны дроппингка җәлеп итүгә кануннардагы каршылыклар ярдәм итә, – ди Марат Гайнуллин. – Россия Гражданлык кодексының 26 маддәсенең гомуми кагыйдәсе буенча 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар үзләренең законлы вәкилләренең – әти-әниләренең, уллыкка алучыларның яки попечительләренең язма ризалыгы белән генә килешүләр төзи ала. Шул ук маддәдә яшүсмерләр тулысынча мөстәкыйль рәвештә эшли ала торган алыш-бирешләр исемлеге китерелә: хезмәт хакы яки башка керемнәр белән эш итү, банкка кертемнәр кертү. Әмма банклар балигъ булмаганнарга счет ачу практикасын киң куллана, формаль яктан банк кертемнәрен банк счетына тигезлиләр. Шул ук вакытта, банклар әти-әниләргә банк серенә сылтама ясап, яшүсмер ачкан счетлар, алынган карталар, башкарыла торган операцияләр турында мәгълүмат алудан баш тарта. Юкса бит, Россия Банкының 2021 елның 2 августындагы бастырылган мәгълүмати хаты бар, анда яшүсмерләр бары тик әти-әниләренең язма ризалыгы белән генә исәп-хисап счеты ачарга мөмкин диелгән. Шулай итеп, кануннарда ачыктан-ачык бер минус бар – әти-әни счет ачуны һәм аның буенча операцияләрне контрольдә тота алмый, әмма шул ук вакытта зыян китергән очракта бу операцияләр өчен җавап бирәчәк. Әлеге каршылыкны бетерү өчен әти-әниләргә алар җаваплы булган операцияләрне контрольдә тоту мөмкинлеге бирергә кирәк. Ни кызганыч, банклар бүгенге көндә яшүсмерләргә исәп-хисап счетларын әти-әниләре ризалыгыннан башка ачалар, шуның белән канун нормаларын һәм Үзәк Банкның мәгълүмати хатын игътибарсыз калдыралар. Мәсәлән, картаны онлайн рәсмиләштергәндә «ризалык» опциясе хәтта каралмаган да. Банклар счет ача, яшүсмерләргә карта бирә, мошенниклар безнең балаларны алдауны һәм талауны дәвам итә. Ә алданган яшүсмерләрнең гаиләләре суд бусагаларын таптап, йөзләрчә мең сумны кире кайтарырга мәҗбүр була. 

Кешене телефоннан программалаштырырга мөмкинме?
Хакерларның психологик хәйләләренә ничек каршы торырга. Бу хакта КФУның клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы укытучысы, психолог, доцент, психология фәннәре кандидаты Илдар Равил улы Абитов белән әңгәмә кордык.

– Фәнни тел белән әйтсәк, мошенниклар ятьмәсенә эләккән кешеләр сау-сәламәт, бернинди психик тайпылышлары юк. Ни өчен бу адымга баралар соң, дигән сорау килеп туа. Алар, гадәттә, ярдәмчесез калган, күп очракта ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр. Үзләрен федераль иминлек хезмәте, эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дип таныштырып, пенсионерларны шул схемага җәлеп итәләр. Мошенниклар кешенең ышанычын яулап алу өчен ялган документлар күрсәтә. Кешене телефоннан программалаштырып булмый. Бер үк схеманы алар йөзләрчә тапкыр кабатлый, шуңа күрә борчылмыйлар, тыныч, ышандырырлык тавыш белән алдауларын дәвам итәләр.  Сезгә чит номер шалтырата икән, бу инде сагайтырга тиеш. Бигрәк тә номер сезнең төбәкнеке булмаса. Хәтта сезгә исемегез, фамилиягез белән мөрәҗәгать итсәләр дә, бу кемгәдер ышанырга сәбәп түгел. Сезгә нәрсә генә әйтсәләр дә, ничек кенә куркытсалар да, «ашыгыч рәвештә чаралар күрергә» дип нинди генә киңәш бирсәләр дә, «Мин хәзер сөйләшә алмыйм, соңрак шалтыратыгыз», – дип пауза ясагыз. Һәм шунда ук башлангыч этапта сөйләшүдән туктагыз! Иң мөһиме – сездән сораган мәгълүматны хәбәр итмәскә. Банк бүлегенә яки полициянең дежур частенә шалтыратыгыз. 

Россия Банкының мәгълүмати куркынычсызлык департаменты директоры Вадим Уваров мәгълүматлары буенча, дропперларның төп яше 14 яшьтән 21 яшькә кадәр тәшкил итә. 

Үзәк Банкның соңгы мәгълүматлары буенча гына да безнең илдә ай саен 80 мең кеше дропперлар булып китә. Узган ел алар катнашында ярты миллионга якын җинаять кылынган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading