16+

Ипотека түләгәнче, фатир арендалау кулайрак

10 июля 2025, 12:01
470
0
0
Уку өчен 4 минут

Әти-әниләрне бүген балаларының кайсы уку йортына укырга керүе генә түгел, яшәр өчен кулай бәягә фатир таба алу-алмау да борчый.

Ипотека түләгәнче, фатир арендалау кулайрак

Әти-әниләрне бүген балаларының кайсы уку йортына укырга керүе генә түгел, яшәр өчен кулай бәягә фатир таба алу-алмау да борчый.

Уку йортын тәмамлаган кичәге студентлар да шул ук хәлдә. Барыбыз да белә: аренда бәяләре “тешли”, якын килерлек түгел.  

Ихтыяҗ булгач, бәя бер урында тормый
Интернеттан алынган мәгълүматлар да шуны раслый. Казанда быелның июнендә бер бүлмәле фатирны арендалау бәясе, кайда урнашканына карап, аена уртача 32000-45000 сум тәшкил итә. Бер ел эчендә аренда, "Циан.Аналитика" китергән саннардан күренгәнчә, 19 процентка кыйммәтләнгән, ә "Яндекс Аренда" мәгълүматлары буенча – 33 процентка.

Белгечләр моны инфляция белән бәйләп карый. Икенче сәбәбе: торак базарына махсус аренда өчен сатып алынган инвестиция фатирларының чыгуы, дип саныйлар "Яндекс Аренда"да. 
Аренда бәяләренең кыйммәт торуы Казанның перспективалы шәһәр булуы белән бәйле дип саный “Ваш надежный риелтор” күчемсез милек агентлыгы риелторы Айгөл Җәләева.  

– Казан – җәлеп итүчән шәһәр, укырга, яшәргә килүчеләр, шул исәптән туристлар һәрвакыт булды һәм булачак. Ихтыяҗ булгач, бәя дә бер урында тормый, артуга таба бара. Август аенда бу бигрәк тә сизеләчәк, чөнки студентлар килә. 35 мең торган фатирларның аренда бәясе 40 мең сумга кадәр җиткән очраклар булды, – ди ул.

Айгөлнең әйтүенчә, август аен көтеп тормыйча, яхшырак вариант килеп чыкканда, июнь аенда ук фатир арендалап куючылар бар. Фатир буш торса тора, әмма күңелең тыныч. Августта аяк ите ашатып йөрисе булмый.  

Шул ук агентыкта эшләүче риелтор Регина Шурыгина да шулай ди. Аныңча, май аенда ук арендага алып кую яхшы. 

– Җәй ахырында ажиотаж башлана. Уңайлы урында, уку йортына якын җирдә урнашкан фатирлар тиз сайланып бетерелә. Ихтыяҗ булгач, гадәттә, бәя дә арта. Әмма күп кеше, эшенә, укый торган җиренә якын урнашканга, бәясенә бик карамый, ризалаша. Транспортка китәсе акчаны исәпләсәң, ул үзен аклый. Вакытын да экономияли. Ә инде метрога якын җирдә фатир арендасы бәясе, сезоны булса да, булмаса да, һәрвакыт кыйммәт. Аннары транспорт чишелешенә дә игътибар итәргә киңәш итәм. Яңа торак комплексыннан сайланган фатир уку йортыннан бик ерак та булмаска мөмкин, әмма берничә транспортка утырырга туры килә, – дип киңәш бирә белгеч. 

Сезон башлана
Бәягә килгәндә, алай артык кыйммәтләнмәс, бер ун процентка гына артыр дигән фикердә Регина Шурыгина. 

– Соңгы тапкыр аренда бәяләре ипотека ставкасы бик нык күтәрелгәч артты, чөнки ихтыяҗ барлыкка килде. Ипотекага фатир алырга теләүчеләр аны арендаларга мәҗбүр булды. Соңгы айларда арендага ихтыяҗ бераз кимеп тә алды, тәкъдимнәр җитәрлек. Тиздән сезон башлана, бу тармакта “җанлану” булачак, – ди әңгәмәдәшем. 
Айгөл Җәләева 1 июльдән картадан картага акча күчерү аеруча игътибар үзәгендә булуны искә алып, бу да аренда бәяләре артуга китерергә мөмкин дип саный. 

– Фатирны арендага бирүчеләрнең картасына ай саен билгеле бер көндә билгеле бер сумма акча күчеп тора. Берьюлы арендага бишәр фатир бирүчеләр дә бар. Салым хезмәткәрләре моны күреп тора. Арендага биргән өчен салым түләтә башласалар, фатир хуҗалары бәяне арттырмый калмас дип уйлыйм. Бу тагын аренда түләүченең җилкәсенә төшәчәк. Болардан тыш коммуналь хезмәтләр дә кыйммәтләнеп тоа. Бу да бәя артуга китерәчәк, – ди ул.

Аренда базары үсештә
“Центр Недвижимости #1” күчемсез милек агентлыгы җитәкчесе Рәүф Рагимов, аренда базары бүген үсештә, дип бәяли. 

– Ипотека ставкасы югары булгач, арендага ихтыяҗ артты. Бу аңлашыла да. 10 миллион сумлык фатир өчен аена 200 мең сум түләргә кирәк. Аның төп бурычы – 20 мең, калган 180 меңе – банкка китә торган процентлар. Ипота ставкалары болай югары булганда, аренда базары үсештә генә булачак. Казанда бигрәк тә, чөнки башкалага читтән килүчеләр бик күп, – ди ул. 

Инвестиция максатыннан фатир алуга килгәндә, белгеч әйтүенчә, әгәр дә ул кредитка алынмаса, арендага биреп акча эшләп була. Ә инде 20 процент ставка белән алган очракта аренда үзен акламаячак.

– Узган ел аз процентлы ташламалы ипотека программасы нигезендә фатир алучылар аңа ремонт ясап, арендага бирделәр һәм шуның белән оттылар да. Ипотека түләүләре аена 60 мең булса, 120 мең сумга арендага бирәләр һәм кредитны да түләп баралар, акча да эшлиләр, – ди ул.

Россиядә яшьләр өчен ташламалы арендалау программасы барлыкка киләчәк. Бу хакта Стратегик инициативалар агентлыгының "Яшь профессионаллар" юнәлеше директоры Александр Вайно "Движение" күчемсез милек форумында сөйләгән, дип яза “Российская газета”. Ул аныклап узганча, программа РФ ДОМ һәм Ростех белән берлектә эшләнә, ә ташламалы аренда механизмы турында ел ахырында билгеле булачак. Шул ук вакытта беренче чиратта ул сәнәгать, төзелеш, энергетика, авыл хуҗалыгы кебек төп тармакларда эшләүче яшь хезмәткәрләргә кагылачак. 
Вайно билгеләп үткәнчә, 16 яшьтән 28 яшькә кадәрге яшьләрнең 35 проценты үзенең торак арендаларга мөмкинлеге бар дип саный. 

ФОТО: https://www.freepik.com/

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading