Шәхси йорт төзелешенә чыгымнарны киметеп була.
Әйтик, йортның зурлыгын оптимальләштерергә, подвалдан баш тартырга мөмкин. Яки инде ажиотаж булмаганда төзергә.
Россиядә шәхси йортлар күп фатирлы йортларга караганда күбрәк төзелә. Росстат мәгълүматлары буенча, 2024 елда торак тапшыруның гомуми күләменең өчтән ике өлеше нәкъ менә шәхси торак төзелешенә туры килгән. 2025 елда аерма тагын да арткан.
Экспертлар шәхси йортны төзегәндә чыгымнарны киметү юлларын ачыклаган.
Йортның мәйданын киметү – экономияләү бурычы туганда башка килгән беренче уй. Белгечләр фикеренчә, шәһәр читендәге йортны ел әйләнәсе файдаланырга ниятләнгән очракта, аның мәйданын 10 кв.м киметү 1,2-1,5 млн. сум экономияләргә мөмкинлек бирә. Мәйданны киметү алга таба да экономия ясаячак. Һәр квадрат метрны төзеп кенә калмыйча, аннары җылытырга, җиһазларга, җыештырырга да кирәк бит.
Экономияләү ысулларының тагын берсе – шәхси йортның типик проектын сайлау. Ягъни клиент мөрәҗәгать иткәнче үк алдан эшләнгән проект. Нәкъ менә шундый проектлар буенча төзелеш подряды килешүе буенча счет-эскроу кулланып йорт төзергә мөмкин. Мондый төзелеш өчен балалы гаиләләргә 6 процентлы гаилә ипотекасы алырга мөмкин.
5-7 тапкырга экономия йортны проектлау этабында ук башлана. Типлаштырылган проект 100 мең сумга җитәргә мөмкин. Әгәр индивидуаль проектны алсак, ул 1 кв. м өчен 4,5–5 мең сум һәм аннан да артыграк торачак. Әгәр без 100 кв.м йорт турында сөйләсәк, проект 500-700 мең сумга төшәчәк.
Экономияләү төзелеш материалларында дәвам итә. Монысын инде һәрбер ир-ат та беләдер.
Подвал шәһәр читендәге йортның киң таралган атрибуты булып тора. Әмма бу иң кыйммәтле һәм иң уңайсыз кат, диләр экспертлар. Анда яктылык җитәрлек түгел, тәрәзәләр булса да, алар уңайсыз урнашытырыла. Участокка да турыдан-туры чыгу юлы юк, дип күрсәтә подвалның төп минусларын белгечләр. Шуңа өстәп, подвал төзегәндә җирнең сыйфаты да мөһим. Мәсәлән, су кермәс өчен, аны күтәртергә кирәк. Шул рәвешле, подвалдан баш тарту чыгымнарны 30 процентка кадәр киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Әгәр дә шәхси йортны компания аша төзетергә планлаштырасыз икән, хезмәт күрсәтү өчен югары ихтыяҗ булмаганда мөрәҗәгать итү экономияләргә ярдәм итә ала. Заказ өчен оптималь вакыт – кыш. Өстәвенә төзелеш компаниясенә яңа елның беренче көннәрендә үк мөрәҗәгать итү яхшырак, дип киңәш итә экспертлар.
Бу вакытта клиентлар белән килешүләр мөмкин булган ташламалар белән имзаланачак. Гадәттә эш һәм төзелеш материаллары бәясе яз уртасында һәм ахырында 10-15 процентка күтәрелгәндә, бу акчаны янга калдырырга мөмкин булачак. Кыш көне төзелешкә заказ бирү төзелеш мәйданчыгына белгечләр шунда ук чыгачак дигәнне аңлатмый. Бу моментны һәр компания белән аерым ачыкларга мөмкин.
Йортны мөстәкыйль рәвештә (яки подрядчы ярдәмендә, әмма материалларны үзегез сатып алганда) төзергә ниятләүчеләргә экономия өчен төзедеш материалларын алдан сатып алу һәрвакытта да отышлы түгел. Бер яктан, төзелеш материаллары кыйммәтләнергә мөмкин, әмма икенче яктан — төзелеш башланганчы аларны кайдадыр сакларга туры киләчәк. Бер таныш гаилә, акчаны янга калдырырга теләп, материалларны төрле вакытта сатып алган иде. Нәтиҗәдә, бу материалларны саклау өчен склад арендаларга туры килде аларга. Бу исә өстәмә чыгымнар дигән сүз.
Кыскасы, төзү эшләренең дә үз хикмәтләре бар. Чыгымнарны киметү хикмәтләре дә...
Лилия Яфизова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар