16+

Җиңүгә багышланган мотойөреш

14 июля 2025, 16:02
222
0
1
Уку өчен 2 минут

СССР халыкларының батырлыгына мәңгелек дан!

Җиңүгә багышланган мотойөреш

СССР халыкларының батырлыгына мәңгелек дан!

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, “Владивосток – Выборг” халыкара патриотик мотойөреше үткәрелде.

Мотоциклчылар Хәрби дан шәһәре Владивостоктан кузгалды һәм 10 мең 500 чакрым ара узып, Выборгка килде.

– Бу сәфәр – хәтерне саклау акты, Ватанга мәхәббәт, бердәмлек символы. Байкерлар үзләренең шәһәрләреннән бер уч туфракны Выборгта төзеләчәк мемориалга китерде, – ди мотойөрешне оештыручы Андрей Белоусов.

Мотойөрешнең Казандагы тукталышында “Санкт-Петербургские ведомости” нәшриятының генераль директоры Борис Грумбков та катнашты.

– Бөек Ватан сугышы афәте бер гаиләне дә читләтеп үтмәде. Җиңү ул барлык совет халкының уртак җиңүе. Казандагы Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр китерелде, сугышта һәлак булганнар хөрмәт белән хәтергә алынды. Мондый митинглар мотойөреш маршрутындагы һәр шәһәрдә оештырылды, – диде Борис Грумбков.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading