16+

Ил өчен җаваплылык – беренчел

10 июля 2025, 14:31
636
0
1
Уку өчен 3 минут

Контракт буенча хәрби хезмәткә ай саен 400дән артык кеше мөрәҗәгать итә.

Ил өчен җаваплылык – беренчел

Контракт буенча хәрби хезмәткә ай саен 400дән артык кеше мөрәҗәгать итә.

Казанның Воровский урамындагы “Батыр” үзәгендә татарстанлылар гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән килеп тә, контракт буенча хәрби хезмәт килешүе төзиләр. Чит төбәкләрдән килүчеләргә әле өстәмә рәвештә бер мәртәбә 700 мең сум акча да бирелә.

Чит ил кешеләре дә килә
– “Батыр” үзәге 2023 елда ачылды, шул дәвердә безнең аша 10 мең кеше узды, аларның 7 меңе хәзер Россия армиясендә хезмәт итә. Россиягә теләктәшлек күрсәтүче чит илләр гражданнары да шактый. Безнең армиядә контракт буенча хәрби хезмәт узган чит илләр гражданнарына, Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә, Россия гражданлыгы бирелә. Чакырылыштагы хәрби хезмәтне узмаган кешеләр дә контракт буенча хәрби хезмәт килешүе төзи ала. Аңа хәрби билет тапшырыла һәм ул контракт килешүе төзи. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында хатын-кызлар да шактый, – ди “Батыр” үзәге җитәкчесе Владислав Кузнецов.
Хөкем ителгән кешеләр дә контракт буенча хәрби хезмәт килешүе төзи ала. Ләкин, террорлык, экстримистлык җинаятьләре өчен хөкем ителгәннәрнең мондый хокукы юк. Йогышлы, психик авырулы кешеләр дә кабул ителми. Батырлыклары өчен бүләкләнгән очракларда, кешенең хөкем карары бетерелә.

Татарстан бүләге – хәрби форма
– Ел башыннан 8 мең кеше контракт килешүе кабул итеп, Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә китте. Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәт килешүе төзегән кешеләргә бер мәртәбә 2 миллион 500 мең сум акча бирелә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ай саен 210 мең сумнан башлап акча түләнә. Татарстан Республикасы контрактчыларга хәрби форма һәм көнкүреш кирәк-яраклары тупланмасы бүләк итә, – ди Казанның контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе, подполковник Андрей Козлов.

Ярдәм чаралары
Махсус хәрби операциядә катнашу өчен Татарстанда контракт килешүе төзегән кешеләргә Россия Оборона министрлыгыннан 400 мең сум, Татарстаннан, гомум исәптә, 2 миллион 500 мең сум бирелә. Махсус хәрби операциядә айлык 210 мең сум түләүгә тагын өстәмә түләүләр дә каралган. Мәсәлән, һөҗүмдә катнашкан өчен – 8 мең сум, дошман территориясеннән 1 чакрым ара яулаган өчен – 50 мең сум, Украина армиясенең хәрби техникасын кулга төшергән яки юк иткән өчен 1 миллион сумга якын түләнә. Россия Геройларына яки аларның гаиләләренә ай саен 89 мең 675 сум, ә хәрби хәрәкәтләр ветераннарына 4 мең 184 сум бирелә. 

Кредит ташламалары каралган. Контракт буенча махсус хәрби операциядә катнашучыга карата кузгатылган башкарма эшләр туктатып торыла. Бу алимент түләүләренә кагылмый, контрактчы да алиментларны түләп барырга тиешле. Контракт буенча хәрби хезмәт чорында ипотека түләүләре алынмый. 

Контракт буенча махсус хәрби операциядә катнашучының балаларына да ташламалар каралган. Мәктәп ашханәсендә бушлай тукланалар, түгәрәкләр яки спорт секцияләре өчен түләмиләр. Югары уку йортларына бюджет бүлегенә кабул ителәләр. Әгәр инде махсус хәрби операциядә катнашучының баласы укырга түләүле бүлеккә кергән икән, ул бюджет бүлегенә күчәргә хокуклы. Махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләргә хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы бирелә һәм ул ташламалардан файдалана.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading