Дәүләт Советы Рәисе әйтүенә караганда, сугыш елларында Татарстаннан фронтка 700 меңләп кеше киткән. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен 353 татарстанлы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, 200 меңнән арты кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. «Күргәзмәдә Борис Кузнецов, Муса Җәлил һәм башка Советлар Союзы геройларының исемнәре – безнең горурлыгыбыз, бөек хәтеребез. Без буыннан-буынга илебезне фашизмнан коткарган халык каһарманлыгы турындагы истәлекне тапшырачакбыз», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.
Журналистлар белән сөйләшкәндә Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин күргәзмәнең актуальлеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте. «Бөек Ватан сугышында Җиңүне Советлар Союзының күпмилләтле халкы яулады, – дип искәртте ул. – Һәм бүген махсус хәрби операциядә Татарстанның төрле милләт вәкилләре катнаша. Күргәзмәнең максаты Россиянең күпмилләтле халкының җиңелмәс көч чыганагы булуын күрсәтү иде. Бердәм булуыбыз белән без теләсә нинди кыенлыкларны һәм теләсә нинди дошманны җиңәргә сәләтле».
Күргәзмәне Татарстан Халыклары ассамблеясе республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырган. Экспозициядә Татарстан Республикасында туган 42 геройның тарихы күрсәтелгән. Алар арасында Советлар Союзы геройлары, Дан, Кызыл Йолдыз һәм Кызыл Байрак орденнары кавалерлары бар.
Комментарийлар