Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ветераннар арасында «Балкыш» республика үзешчән башкаручылар фестивале лауреатларының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган гала-концерты булды.
Концертта катнашучыларны һәм оештыручыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Чараны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның лауреатларга, фестивальдә катнашучыларга һәм оештыручыларга сәламләвен ирештерде. «Сезнең ярдәмегез белән фестиваль Татарстан Республикасы мәдәни йөзенең аерылгысыз өлешенә әверелде, – диелә республика башлыгы котлавында. – Катнашучылар саны арта бара, һәм бүген 25 меңнән артык кешене берләштерә. Катнашучыларның талантларының күптөрлелеге безнең хөрмәтле ветераннарыбызның гаять зур иҗади потенциалын ачык күрсәтә. Сезнең бетмәс-төкәнмәс энтузиазм һәм сәнгатькә бирелгәнлегегез чын күңелдән соклануга һәм тирән хөрмәткә лаек».
Республика Рәисе әйтүенчә, Бөек Җиңү юбилее фестивальне аеруча әһәмиятле итә. Рөстәм Миңнеханов фестиваль киләчәктә дә үзешчән иҗат үсешенә, өлкәннәрнең ялын оештыруга һәм буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәр дип ышаныч белдерә.
«Балкыш» үзешчән сәнгать хәрәкәте үсеше турында сөйләгәндә, республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, фестиваль инде җитди иҗади форумга әверелгән, ветераннар конкурс-смотрларын үстерүгә этәргеч биргән. «Сез елдан-ел остара, камилләшә барасыз, монда яңа дуслар һәм фикердәшләр таптыгыз, актив тормыш алып барасыз, гомерегезне озынайтасыз, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Болар барысы да хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә тирән хөрмәт һәм теләктәшлек уята».
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чарада катнашучыларны май бәйрәмнәре белән аерым котлады, Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бөтен ил буйлап Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын һәм бу юлда гомерләрен биргән кешеләрне искә алу өчен күпсанлы чаралар уздырылуын искәртте. «Ничә дистә еллар үтсә дә, күпмилләтле халкыбызның батырлыгын беркем дә киметә алмый, чөнки аның өлешенә авырту һәм кайгы, кайтарып булмаслык югалтулар белән тулган 1418 озын сугыш көне-төне туры килгән, – диде ул. – «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» чакыруы барлык татарстанлылар өчен тирән тормыш мәгънәсенә әверелгән. Фронтка 700 меңгә якын татарстанлы киткән, аларның яртысыннан артыгы сугыштан әйләнеп кайтмаган. 353 якташыбыз Советлар Союзы герое исеменә лаек булган, 200 меңнән артыгы орден һәм медальләр белән бүләкләнгән».
Фәрит Мөхәммәтшин фронтовикларның, тыл хезмәтчәннәренең вакытлар узу белән фани дөньядан китеп баруларын искәртте. «Соңгы 10 елда Бөек Ватан сугышында катнашучы ветераннар саны 80 меңнән 9 меңгә кадәр кимегән, – дип белдерде парламент җитәкчесе. – Сигез дистә ел эчендә ул чорлар турында нигездә фильмнар һәм китаплар, массакүләм мәгълүмат чараларындагы язмалар аша гына белгән берничә буын үсте. Безнең бурычыбыз – онытылуга юл куймау, ватандашларыбызның хәрби һәм хезмәт батырлыклары турындагы хәтерне саклау. Монда өлкән буынның роле аеруча зур әһәмияткә ия».
Фәрит Мөхәммәтшин ТР ветераннар һәм пенсионерлар иҗтимагый оешмалары Советына, шулай ук профильле министрлыкка һәм муниципалитетларга фестивальне үткәрүдә зур хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, «Балкыш» хәрәкәте активистларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
ТР ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков республика җитәкчелегенә һәм муниципалитетлар башлыкларына оешма проектларын гамәлгә ашыруда игътибарлары һәм теләктәш булулары өчен рәхмәт белдерде. Аның әйтүенчә, аларның ярдәме белән ветераннар фестиваль хәрәкәте уңышлы үсә һәм республикада абруй казана.
Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова үзенең сәламләү сүзендә Татарстан ветераннарын һәрвакыт җәмәгатьчелекнең алгы сафларында булырга, активлыклары белән үзләренең иң яхшы һәм лаеклы икәнлекләрен исбатларга өндәде. «Без сезгә республика үсешенә керткән хезмәтегез һәм иҗтимагый тормыштагы активлыгыгыз өчен чиксез рәхмәтле», – диде ул.
Республика ветераннарын Татарстан Хөкүмәте исеменнән ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котлады. «Сезнең гала-концерт – искиткеч бәйрәм, – диде Ләйлә Фазлыева. – Ул Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгы якынлашуын алдан хәбәр итә. Талантыгыз, зирәклегегез, рухыгыз, ныклыгыгыз белән сез барыгыз да безнең өчен үрнәк булып торасыз. Сездән күп нәрсәгә өйрәнеп була – дәрт, тормышка мәхәббәт, ныклык. Моның өчен барыгызга да рәхмәт, озак яшәгез һәм безнең белән калыгыз!».
Ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» республика фестивале Татарстанда 2012 елдан бирле үткәрелә. 2024 елда фестивальдә Татарстанның барлык муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән 25 меңнән артык үзешчән артист катнашкан.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Т елеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар