16+

Дәүләт һәм муниципаль сатып алуларга белгечләр кирәк

Татарстанда 100 мең тирәсе, шул исәптән Казанда 32 мең 621 вакансия бар. Дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсенә дә белгечләр сорала.

Дәүләт һәм муниципаль сатып алуларга белгечләр кирәк

Татарстанда 100 мең тирәсе, шул исәптән Казанда 32 мең 621 вакансия бар. Дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсенә дә белгечләр сорала.

Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтелде.

– Федераль закон дәүләт һәм муниципаль сатып алуларда Россия җитештерүчеләренә өстенлек бирә. Казанның дәүләт һәм муниципаль сатып алулары бик колачлы, тулы бер индустрия, дип әйтсәң дә ялгыш түгел. Чаллы белән Чистай да бу мәсьәләдә актив. Татарстан җитәкчелеге дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсен белгечләр белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтә. “Яшьләр хөкүмәте” кадрлар кытлыгын бетерүдә безнең зур таянычыбызга әверелде. Түләүсез семинарлар үткәрәбез. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт һәм муниципаль сатып алуларны төгәллектә башкару һәм акча чыганакларына сакчыл булу зарурлыгын еш искәртеп тора, – диде Татарстанның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зыятдинов.

– Биектау районы да дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсенә җаваплы карый. Алар үзләре дә белгечләр һәм авыл җирле үзидарәләре рәисләре өчен семинар-укулар оештыралар. Быелның 8 аенда республика күләмендә 1324 кеше курсларга җәлеп ителде, – дип өстәде “Сатып алуларны үстерү үзәге” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Нияз Газиев.

Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов әйткәнчә, дәүләт һәм муниципаль сатып алулар буенча белгечлек курсларын университетта да узарга була. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading