Балалар бакчасында эшләүче тәрбияче ничә еллар үз торагын булдыру турында хыяллана.
Шуңа күрә интернетта шәһәр яны бистәләренең берсендә бик кызыклы бәядән ашыгыч рәвештә ике бүлмәле фатир сату турындагы белдерүне күргәч, бик шатлана. Мондый юмарт тәкъдимнәр юлда аунап ятмый, мәсьәләне ашыгыч хәл итәргә кирәк. Хатын-кыз ипотека алыр өчен банкка чаба, хуплау ала һәм 30 елга кредит ала. Килешүне оператив рәвештә рәсмиләштерәләр дә.
Фатирны телефон мошенникларының корбаны булган олы яшьтәге ханым саткан булып чыга. Әби башта үзләрен хокук сакчылары дип таныштырган мошенникларга еллар буе тупланган барлык акчаларын биргән, аннары шул ук явызлар күрсәтмәсе буенча берничә кредит алган, ахыр чиктә фатирын саткан.
Тораксыз калгач, өлкән яшьтәге хатын судка мөрәҗәгать иткән, фатирны сату буенча килешүне дөрес түгел дип тануларын таләп иткән. Һәм суд аны яклап чыккан. Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре әбидән акча алып китеп, аларны мошенникларга тапшырган ике курьерны тапкан һәм тоткарлаган. Аларның һәркайсы шул ук суд карары буенча хәзер пенсионер хатынга 12 млн сум түләргә тиеш.
Олы яшьтәге хатын кире фатирына кайткан һәм банктан алган кредитларын, еллар буе туплаган акчаларын кайтару өчен тоткарланган курьерлардан түләүләр көтә. Ә кредит алып фатир хуҗасы булам дип хыялланган хатын ярык тагарак алдында калган.
– Еш кына килешүләрне гамәлдән чыгару турындагы шундый дәгъвалар судлар тарафыннан канәгатьләндерелми. – Барысы да нечкәлекләрне хәл итә, – дип аңлата адвокат Марат Гайнуллин. – Без сезнең белән барлык нечкәлекләрне дә белмибез, ләкин, мәсәлән, әгәр бу килешүгә олы яшьтәге кеше дәгъва белдерә икән, психологик-психиатрик экспертиза үткәргәндә белгечләр аңарда деменция табачаклар һәм ул үз гамәлләренә хисап бирмәгәнлеген таныячаклар.
– Ләкин монда тагын бер нәрсә уйга калдыра. Банк бу фатир буенча ипотеканы хуплаган бит! Ул бу объектны тикшерергә тиеш түгел идемени? – Никтер без ипотека бирә торган банк күчемсез милек объектын җентекләп тикшерә дип уйлап ялгышабыз. Ләкин бу алай ук түгел, – ди адвокат. – Беренче чиратта, ул фатир яки йорт сатып алуга кредит сораган клиентның җаваплылыгын һәм түләү сәләтен бәяли.
– Өлкән яшьтәге кешедән фатир сатып алу - һәрвакыт куркыныч. – Әмма шул ук вакытта банк сатучының документларын, милек хокукы тарихын, объектны максатчан файдалануны, авырлыклар булмауны һәм аның базар бәясен тикшерергә тиеш, – дип ачыклык кертә адвокат. – Бу йөкләмәләрне үтәмәү эчке инструкцияләрне һәм кануннарны бозу буларак квалификацияләнергә мөмкин.
Башка сүзләр белән әйткәндә, әгәр банк ипотека бирү процессында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтә сораган, фатирның чыннан да сатучыныкы булуын һәм бу объектта бернинди йөкләмәләр булмавын тикшергән икән, аның ягыннан хокук бозулар юк кебек. Сатучының нинди хәлдә һәм аның белән берәрсе идарә итмиме икәнен банк тикшерергә тиеш түгел.
– Фатирны ашыгыч рәвештә сату һәм ташлама ясау мошенниклык билгесе түгел, – ди Марат Гайнуллин. Һәм банк бу фактны һәрвакытта да куркыныч дип бәяли алмый.
Тагын берничә сорау – Әгәр фатир сатып алу нотариаль килешү буларак рәсмиләштерелгән икән, сату-алу гамәлдә түгел дип тану каралганмы? – Нотариаль рәсмиләштерү үзеннән – үзе килешүнең чисталыгын гарантияләми, – дип аңлата адвокат. – Әйе, нотариуслар хокук билгеләүче язмаларны тикшерә, ләкин ялган килешү, чикләү, мошенниклык схемаларын ачыкламаска да мөмкиннәр.
– Ипотеканы иминиятләштерү фатирны югалтуны булдырмый кала аламы? – Ипотеканы иминиятләштерү килешүдә язылган куркынычларны гына каплый. Кагыйдә буларак, бу заемщикның үлеме яки эшкә сәләтен югалту, иминият очраклары – янгын яки стихияле бәла-каза нәтиҗәсендә милекне югалту. Ә менә юридик куркынычлар, мошенниклык һәм банк хаталары гадәттә иминиятләштерү белән капланмый.
– Ягъни, үз акчаңны кайтару өмете юк? – Намуслы сатып алучы компенсация түләү турындагы дәгъва белән судка барырга мөмкин. Закон буенча аның күләме торак сатып алуга тотылган суммага җитәргә мөмкин. Әлбәттә, фатир сатып алганда беркемнең дә вакыт узу белән килешүне гамәлдә түгел дип таныган, торакны элеккеге хуҗасына кайтарган, ә аның өчен түләнгән акчалар «янган»хәлгә эләгәсе килми. Шулай булгач, үзеңне моннан ничек сакларга?
Экспертлар сүзләренчә, һәрвакыт берничә мөһим моментны истә тотарга кирәк. 1. Фатирны арзан бәядән һәм ашыгыч сату турындагы белдерүгә тап булсагыз, димәк, уйланырга җирлек бар. Барлык документларны җентекләп тикшерергә кирәк. 2. Сатучы белән шәхси аралашу да мөһим. Аның фатирын ни өчен сатуын белегез. Бәлкем, аны кемдер контрольдә тота, даими рәвештә телефон аша инструкцияләр бирәдер, менә шуңа игътибар итегез. 3. Сатучы олы яшьтәге кешеме? Сагаер өчен тагын бер сәбәп бу. «Минем практикада шундый очрак булды, гражданин фатир сатып алган, ә сатып алуны гамәлдә түгел дип таныдылар, чөнки ул вакытта милекче эшкә сәләтсез булып чыкты, – ди Марат Гайнуллин. – Шуңа күрә олы яшьтәге әби-бабайлардан күчемсез милек сатып алганда, мин мондый шарт куярга киңәш итәр идем: милекче килешү төзелгән көнне психодиспансердан һәм наркодиспансердан хисапта тормавы турында белешмә алырга тиеш. Бу киләчәктә килешүне кире кага алмау өчен мөһим. Ә тагын бер мөһим – пенсионерның психиатрда тикшерү узуын, аның деменциясе юкмы икәнен таләп итү".
Әгәр килешүне законсыз дип танысалар, нишләргә? 1. Документларны: килешүләр, ЕГРН өземтәләре, сатучы яки аның риелторы белән язышулар, банк хисабы, хатлар, түләүләр һәм башкаларны җыярга. 2. Әгәр сатучы яки арадашчылар ягыннан мошенниклык билгеләре булса, полициягә мөрәҗәгать итегез һәм бу физик затларны «кара исемлеккә» кертү өчен Үзәк банкка гариза юллагыз. Киләчәктә бу сезнең позициягезне көчәйтергә ярдәм итәчәк. 3. Алга таба ипотека һәм күчемсез милек буенча махсуслашкан юристка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның ярдәмендә кредит бирүнең һәм килешүнең законлылыгын бәяләү үткәрергә кирәк. 4. Әгәр андеррайтинг вакытында (финанс оешмаларында куркыныч моментларны бәяләүне шулай атыйлар) хокук бозулар ачыкланса, күчемсез милекне тикшерүдә хокук бозуларны күрсәтеп, банкка дәгъва бирегез һәм зыянны каплауны таләп итегез. 5. Фатир сатып алу турындагы нияттән кинәт кенә баш тартсагыз, судка мөрәҗәгать итегез. Беренчедән, сатып алу килешүен гамәлдә түгел дип тану таләп ителә. Икенчедән, банктан килешүнең гамәлдә булмавы яки дөрес бәяләнмәве сәбәпле зыянны түләтү турындагы дәгъва белдерергә кирәк. 6. Әгәр судта оттыргансыз, ә «кулдан очып киткән» фатир өчен ипотеканы барыбер түләргә туры киләчәк икән, үзеңне банкрот дип танырга мөмкинме? – Банкротлык – иң соңгы чара, – ди Марат Гайнуллин. – Әгәр заемщик кредит буенча түли алмаса һәм срогы чыккан очракта бу кулай вариант. Суд карары мөрәҗәгать итүченең финанс хәленә һәм аның башка мөлкәте булуга бәйле булачак.
Комментарийлар