16+

Африка корпусына Татарстан 8 мең контрактчыны җәлеп иткән инде

07 июля 2025, 12:41
553
0
1
Уку өчен 4 минут

«Татарстан – Африка» корпусына хәрбиләр җыю рөхсәт ителгән аз санлы төбәкләрнең берсе. Анда катнашучыларга түләүләр һәм социаль чаралар, шул исәптән кредитлар буенча бурычларны гамәлдән чыгару белән актив ярдәм итәләр.

Африка корпусына Татарстан 8 мең контрактчыны җәлеп иткән инде

«Татарстан – Африка» корпусына хәрбиләр җыю рөхсәт ителгән аз санлы төбәкләрнең берсе. Анда катнашучыларга түләүләр һәм социаль чаралар, шул исәптән кредитлар буенча бурычларны гамәлдән чыгару белән актив ярдәм итәләр.

Ел башыннан бирле Татарстаннан контракт буенча хезмәт узу өчен 8 меңнән артык кеше киткән, дип хәбәр итте матбугат конференциясендә Казанның хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлагы Андрей Козлов. Махсус хәрби операция зонасында катнашучы частьларга хәрби хезмәткә алабыз, дип ассызыклады спикер.

Аның сүзләренчә, сайлап алуның төп асылы – яшь буенча бүленеш. Хезмәткә сәламәтлеге буенча яраклы 18 яшьтән 65 яшькә кадәрге ир-атларны алалар. Контракт төзү өчен сайлап алу пункты урнашкан хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә һәм медицина тикшерүе узарга кирәк. Шуннан соң инде кандидатның хезмәткә яраклы булу-булмавы турында карар кабул ителәчәк. 
– Төбәк түләүләренең суммасы – 2,1 млн сум. Моннан тыш, хезмәт урынына килеп җиткәч, федераль бюджеттан тагын 400 мең сум түләү каралган, – ди Козлов. Контрактчылар хезмәт узганда ай саен 210 мең сумнан башланган түләүләр ала. Бу сумма хәрбинең башкарган вазифасына һәм исеменә карап түләнә. Шулай ук өстәмә түләүләр дә бар. Әйтик, каршы якның техникасын бәреп төшергән, штурмлау һ. б. өчен.
– Бөтен төбәкләрдән дә кабул итәбез. Татарстаннан контракт төзергә теләгән башка төбәкләрдә яшәүчеләр хәрби комиссариатка яки сайлау пунктына мөрәҗәгать итә алалар. Татарстанда контракт төзергә теләгән башка төбәкләрдә яшәүчеләргә республикага бару һәм вакытлыча урнашу өчен чыгымнар каплана, – ди Андрей Сергеевич. – Моның өчен https://heroes-tatarstan.ru сайты аша гариза юллау да җитә. Ә алга таба аның белән сайлап алу пункты хезмәткәрләре элемтәгә керәчәк. Контрактны кемнәр төзи ала, дигәндә, аны хөкем ителгәннәр, тикшерү астындагылар да төзи ала. 

Татарстанда барлыгы дүрт сайлап алу пункты бар – Казанда, Чаллыда, Әлмәт һәм Түбән Камада. Монда сайлап алу критерийлары махсус хәрби операция белән чагыштырганда бераз катлаулырак. Мәсәлән, анда 45 яшьтән өлкән булмаган гражданнарны алалар. Моннан тыш, хезмәткә хәтта хатын-кызлар да урнаша ала, тик аларның медицина белеме булу шарт.

Ярдәм чаралары
Татарстан баш суд приставының беренче урынбасары Альберт Ибәтуллин сүзләренә караганда, аларның ведомствосы масхус хәрби операциядә катнашучыларга башкарма производстволарны туктатып тору мөмкинлеге бирә. Дөрес, барысына да түгел – алимент түләүдән, җинаять һәм «ришвәтчел» суд штрафларыннан азат итмәячәкләр. Моннан тыш, 2024 елның 1 декабреннән контракт төзегән һәм элегрәк кредитлар буенча бурычлары булган гражданнар кредит бурычларыннан азат ителәләр. Әгәр кредитлар буенча бурычлар 2024 елның 1 декабреннән соң барлыкка килгән икән, башкарма производстволарны туктатмаячаклар.

Ибәтуллин сүзләренчә, махсус хәрби операция башланганнан бирле 20 мең бурычлыга карата гомуми суммасы 3,5 млрд сумнан аз гына артыграк булган 56 мең башкарма производство туктатылган (шулардан 1,2 млрд сумы – 2025 ел башыннан). Моннан тыш, 2024 елның 1 декабреннән махсус хәрби операциядә катнашучы 460 кеше 138 млн сумлык бурычыннан котылган.

Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева сүзләренә караганда, контракт төзегән һәм исемле батальоннарда хезмәт итәргә киткән махсус хәрби операциядә катнашучылар (болар «Алга, «Тимер» һәм «Батыр») бер тапкыр бирелә торган 305 мең сум акча ала. Бу түләү чакырылыштагы хезмәт вакытында контракт төзегән хәрбиләргә дә каралган. Гомумән, Бутаева әйтүенчә, аларның министрлыгыннан, шулай ук яшьләр һәм мәгариф министрлыгыннан ярдәм чаралары махсус хәрби операциядә катнашучыларның үзләренә генә түгел, хәтта аларның гаиләләренә дә каралган. Мәсәлән, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына бер тапкыр түләү – 20 мең сум, газлаштыруга субсидия – 100 мең сумга кадәр, укучыларга түләүсез кайнар ризык ашату, беренче чиратта балалар лагерьларына юлламалар белән тәэмин итү һ. б. 

Татарстанда керемнәр дәрәҗәсенә карап күрсәтелә торган ярдәм чаралары да бар. Мәсәлән, гаиләләргә яңа туган балалар өчен комплектлар бирәләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның өлкән яшьтәге гаилә әгъзаларына өйдә бушлай социаль хезмәтләр күрсәтәләр һ.б. Хәзер актуаль ярдәм чарасы ул – махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен дә, хәрбиләрнең үзләре өчен дә югары уку йортларына кергәндә аерым квота бирелү. Ягъни әгәр махсус хәрби операциядә катнашучылар яки аларның балалары югары уку йортында түләүле бүлектә укый икән, алар буш урыннар булган очракта һәм уку буенча бурычлары булмаса, бюджетка күчәргә хокуклы.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading